Бәдрәш урта мәктәбеннән соң Яңавылда сатучы курсы тәмамлаган Мәсүәгә сайлаган һөнәре буенча эшләргә туры килми. Ул тормыш иптәше белән бергә колхоз эшенә, фермага сыер савучы булып башлый, аннары чөгендер басуында, ындыр табагында эшли. Яшь гаиләдә бер-бер артлы ике ул: Фирус белән Айнур һәм, көттереп кенә кыз бала, Йолдыз дөньяга килә. Сәүбәннең әнисе күптән гүр иясе булган, әтисе Ризагетдин сугышның уртасында булмаса да, ул да шул чор баласы, авырлыкны күп күргән кеше. Мәсүәне үз кызыдай күреп, оныкларга олыларча тәрбия биреп яши. Вакыт-вакыт тальянын алып матур көйләр уйнап җибәрә. Оныклар исә аның көенә сикергәләп бии. Гаиләнең киңәшчесе, күз-колагы булган әтиләре биш ел урын өстендә ята. Оныгы Айнур аны бик яратып искә ала. Бар дәртен, дәрманын миңа куеп киткән дәү әтием, ди ул. Музыкага булган мәхәббәт тә аңардан күчкән Айнурга.
Гаилә булгач, төрле мәшәкатьләр өстәлеп кенә тора. 1996 елда үз көчләре белән яңа йорт салып керә Кыямовлар. Кадак, пыяла кебек кирәк-яраклар белән колхоз идарәсе булыша. Тагын ике елдан Сәүбән гаиләгә яңа «Нива» машинасы алып кайта. Монысы инде район үзәгендә укып йөргән балаларга зур куаныч була. Югыйсә күп вакыт Беләш белән Югары Тәтешле арасын җәяү атларга туры килә аларга. Көн-төн, балалар, дип җан атып яшәгән ата-ананы бала кайгысы да урап үтми. 17 яше генә тулган өлкән уллары Фирус вакытсыз якты дөнья белән хушлаша. Алдагы көннәренә планнар корып, географ булырга хыялланган бала аларны гомерлек хәсрәткә сала. Әмма алга карап яшәргә көч таба Кыямовлар. Икесе дә сабыр холыклы, тыйнак, бер-берсенә юл куеп, ярдәмләшеп яши алар. Айнур кечкенәдән музыкага тартыла, авыл клубында үткәрелгән мәдәни чараларның уртасында кайный. Татар-башкорт моңнарына гашыйк Мәсүә улының бу сәләтен күреп сөенә, аны Югары Тәтешле 2нче мәктәбенә укырга урнаштырып, музыка мәктәбенә бирәләр. Шул юнәлештә инде ул бүген танылган музыкант. Ә кызлары Йолдыз кечкенәдән биергә ярата. Беренче тапкыр аны курай моңына абыйсы биетә. Үзе кечкенәдән балерина булырга хыялланган Мәсүә, кызы үсә төшкәч, район мәдәният йортына бию түгәрәгенә алып килә. Әнисенең балачак хыялын тормышка ашырып, Йолдыз Стәрлетамак мәдәният колледжының хореография бүлеген тәмамлап, район мәдәният сараена эшкә кайта. Бүген ул «Гөлләрем» халык бию ансамблен җитәкли. Шулай, газизләрем, дип җан атып яши Мәсүә һәм Сәүбән Кыямовлар. Аларны укытырга, аякка бастырырга нинди генә эштән дә баш тартмый бу гаилә. Балалар да кечкенәдән хезмәт сөеп, эшкә өйрәнеп үсә. Хезмәт хакына гына ышанып ятып булмый, бергәләшеп абага тамыры, тал кайрысы, җиләк-җимеш, көзен гөмбәләр сатып акча эшли алар. Ихата тутырып мал карыйлар. Инде балалар башлы-күзле булса да, ишек алды тулы кош-корт, бакча тулы җиләк-җимеш. Авыл кешесе иренми, сәламәтлек кенә булсын.
Әйе, менә шулай бер-берсе өчен җан атып, тату гаилә булып гомер кичерә алар. Балалар белән горурланып яшиләр. Бала-чаганың вакытында башлы-күзле булуы хәерле, киленнәре Гөлназ белән Айнурның кызы белән улы үсеп килә. Йолдыз быел үз парын табып, Кодаш егетенә кияүгә чыкты. Бүген ана назы бүләк итеп, очарга канат биргән әти-әнисенә мең рәхмәтле балалары. Әйе, әти-әнинең хәзер оныклар сөеп, гәзит-журнал укып кына утыра торган чаклары. Әмма авыл кешесе кул кушырып утырамы соң? Һаман, балалар, оныклар, дип җан атып яши. Кыямовларның 35 ел бергә үтелгән гомер юллары гөл-чәчәкле генә булмаган. Әмма үткән еллары заяга узмаган, иркәләп, назлап үстергән мәхәббәт җимешләре яннарында йолдыз булып яна.