Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
27 сентябрь 2019, 18:36

Нәсел белән бер йодрык булып

2000 еллардан алып шәҗәрә бәйрәм­нәре оештыру җанланып китте. Авылның зур өлешен алып утырган бер нәсел кешеләре туган-тумачаларын барлап, ерак һәм якын туганнарын тапты. Җиде буынын тикшереп, шәҗәрә агачлары төзеде. Күпләр еллар дәвамында үз нәселе кешеләрен барлавын дәвам итеп, кызыксынып яши, төрле кешеләр белән таныша, архив документларын таба, документаль язмалар белән кызыксына.

Безнең Кодаш авылында да шушы юнәлештә байтак эшләр алып барылды. Кешеләр үз нә­се­ле­нең шә­җә­рәсен төзеп, авыл халкын таныштырды. Бу юнә­леш­тә иң зур эш башкарган Нә­фи­сә Нургалиевага аерым тукталыр идем. Ул – Нури­мө­хәм­мәт нәселеннән. Нә­фи­сә Кальфәт кызы башлангычы белән бу нәсел кешеләре беренче тапкыр 1990 елда Кодаш авылында очраша. Шәҗәрә бәй­рә­ме­нә беренче елда туксаннан артык кеше җыелса, икенче очрашуда инде алар 100дән артып киткән иде. Нә­фи­сә гаиләсе белән гүзәл Асылыкүле булган Дәүләкән­дә гомер итә. Яшәгән урынында җә­мә­гать эш­лә­ре­нең уртасында кайный, төрле мәдәни чаралар оештыра, «Чишмә», «Саумысыз, авылдашлар!» бәй­рәм­нәре оештыра, тө­зек­лән­дерү эшләрендә актив катнаша.
Гаиләсен Башкортстанның уникаль табигый объектлары белән таныштыра. Кызы бе­лән Ирә­мәл тавына менәләр. Бу күр­кәм гаиләне 2015 елда Дәү­лә­кән телевидениесе төшерә.
Нәфисә Уфа авиация институтын тәмамлап, 26 ел Нефтекама автозаводында инженер-технолог булып ешли. Хәзер лаеклы ялдагы хезмәт ветераны.
Нәфисәнең нәселендә 25тән артык укытучы һөнәрен сайлаган кеше бар. Нуримөхәммәтовлар династиясенең педагогик стажы 1887 елдан алып бүгенгәчә 549 ел тәшкил итә. Халык телен­дә каннан килә, дигән сүз бар. Укытучы һөнәре Нуримөхәммәт нәселенең канындадыр, мөгаен. Бәдрәштә гомер итүче Лилия Бәләгытдинова гомерен балалар укытуга багышлаган, аның эш стажы 40 ел. Кызлары Гүзәлия Гарипова 32 ел мәктәптә хезмәт салган. Тәтешледә гомер итүче Миләүшә Сафинаның укыту стажы 32 елдан артып китә. Кодашта гомер кичереп мәрхүм булган Асия Хәлидуллинаның да укыту стажы 40 елдан арткан иде. Аның кызы Гөлназ Огорельцева Удмуртиянең Глазов шә­һә­рендә музыка мәктәбе директоры. Хезмәт ветераны, халыкара фәннәр академиясе әгъ­засы, «Ел директоры» исемен йөртүче, Удмурт Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе. Туганнары Әлфия Мәгәфурҗан кызы икъдисад фәннәре кандидаты, икъдисад һәм менедж­мент кафедрасы доценты, Башкортстан Республикасының Авыл ху­җа­лыгы министрлыгы почет грамотасы белән бүләк­лән­гән. Эльвира Мгатасимовна Нефтекама машина төзү колледжында икъдисад фәненнән укыта.
Ну­ри­мөхәммәт нәселенең кайсы гына кешесен алсаң да, алар мактаулы, эшсөяр, югары белемле, үз эшенә мөкиббән киткән җаннар. Аларның күбе­сен­дә Нәфисәнеке кебек оештыру сәләте бар. Алар бергә, бер­дәм, туганнарча аралашып, ки­ңәшләшеп яши. Туган көннәр булсынмы, юбилей кичә­ләре, фән мәрмәрләрен ки­мерүче диплом алсынмы – Нури­мөхәммәт нәселе бергә бәйрәм итә, шатлыкларына, уңыш­ла­ры­на бер­гә сөенә. Нә­фисә Кальфәт кызы­ның кул астында булган шә­җәрә дә елдан ел тулылана, арта бара. Кемдер дәүләт пре­мия­лә­ре ала, кемдер лаеклы ялга чыга, кемдер үз эшен ачып җи­бәрә: болар барсы да шәҗәрә агачына теркәлеп бара. Нәфисә Каль­фәт кызының бу хезмәте күп­ләргә үрнәк. Ул аны кайдадыр күр­сәтер өчен түгел, ә туганнар берсен-берсе белеп үссен, аралашып яшәсен, яшь буын олыны олы, кечене кече итеп үссен өчен башкара.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Фото гаилә архивыннан.
Читайте нас: