Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
27 сентябрь 2019, 18:44

Сездә – яшәү яме, тормыш мәгънәсе

Чиксез киң урман куенына сыенып утырган Яңа Кодаш авылында Нәбиулла белән Гөлзинәнең беренче мәхәббәт җимеше булып әниебез Фәүзинә дөньяга килгән. Ә шул вакытта биек калкулыклар эчендә урнашкан Чургылдыда Мәдехәт белән Әнисәнең бердәнбер асыл уллары – безнең әтиебез Даян үскән.

Вакыт тиз уза бит ул. Фәүзинә дә зифа буйлы, чибәр кыз булып буй җиткерә. Даян да типсә тимер өзәрлек егет булып җитешә. Аларны язмыш очраштыра. 1969 елның җылы сентябрь аенда Чургылдыга килен төшә. Даян белән Фәүзинә Гәрәйшиннар дөнья корып җибәрә.
Фәүзинә бик уңган, чая килен була. Тәүге көннәреннән үк фермага сыерлар саву эшенә алына. Ә бит ул вакытта аңа нибары 17 яшь була. Кул белән 20 сыерны саву авыр, күп кул көче таләп итә. Иртәнге дүрттән яңгыр дими, буран дими резина итекләр киеп, авыл очындагы фермага көн дә йөрүләр, ә җәен җәйләүгә тәүлегенә өчәр тапкыр барып сыер савулар үзе бер батырлык. Ә ул бирешми. Чөнки аның яңа корган «оясы», акыллы, ягымлы тормыш иптәше бар. Ул канатланып, армый-талмый эшли. Бик күп мактау грамоталарына ия була. Киләчәктә бозаулар да карый, колхоз бүлеп биргән чөгендер, бәрәңге басуларында да эшли. Арытабан 39 ел мәктәптә техник хезмәткәр булып, хаклы ялга чыкты. Хезмәтенә гел таләпчән карый ул. Бик пөхтә, төгәллекне ярата безнең кадерлебез.
Әтиебез дә шул ук колхозда механизатор була. Көн дими, төн дими гел юлда. Кайда гына булса да, гаиләсен сагынып кайта ул. Анда аны сөекле хатыны һәрчак тәмле ашлары белән көтеп тора. Әтиебезнең 40 ел механизатор булып хезмәт иткән дәвере мактаулы һәм данлык­лы. Бихисап почет грамоталарыннан тыш, ул II һәм III дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнде.
Бу гаиләгә ямь өстәп без, балалары, бер-бер артлы дөньяга килгәнбез. Алар өч кыз, бер улга гомер бүләк иткән. Җил-яңгыр тидерми, безне яратып, кадерләп үстерделәр. Белем һәм тәрбия биреп, олы тормыш юлына озаттылар. Алар үрнәгендә кешелекле, изгелекле булырга, хезмәт сөяргә, өлкәннәргә хөрмәт белән карарга өйрәндек. Без аларга чиксез рәхмәтлебез.
Бүген безнең гаиләдә зур тантана – кадерле кешеләребезнең алтын туйлары. Аларның гаилә корып, бер җан булып яшәүләренә ярты гасыр вакыт узган. 50 ел эчендә төрле чаклары булгандыр. Тик әтиебезнең әниебезгә карата кырын караш ташлаганын да күргәнебез булмады. Әни, әти эштән кайтканчы, кичке ашны ашамый да, бүлми дә тора иде. Әти кайткач, барчабыз да түгәрәк өстәл артына утырып гөрләшеп, сөйләшеп ашый торган идек. Әти кешенең гаиләдә зур урын биләгәнен әни безгә аңлатып үсте. Эштә дә, йортта да барчасына ничек җитешкәннәрдер, без аларның бер тапкыр да, вакыт җитми, дигәнен ишетмәдек. Алар әле дә тик тора белми. Кура тутырып мал асрый, бал кортлары үрчетә. Бакчабыз чәчәкләргә күмелеп утыра. Унбер оныкка яраткан дәү әни, дәү әти алар.
Җирдә яшәү – сынау бит ул, диләр,
Авырлыкны бергә җиңдегез.
Тормыш сукмагыннан бергә атлап,
Алтын туегызга җиттегез.
Кадерлеләребез безнең! Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, балалар-оныклар шатлыгы телибез. Тагын бик күп еллар безгә, әти-әни, дип дәшүләр насыйп булсын. Иңне-иңгә куеп парлы, матур гомер юллары үтегез.
Балаларыгыз Флүрә-Радик, Фәйрүзә-Флүз, Динара-Эльвир, Дим-Роза һәм 11 оныгыгыз.
Читайте нас: