Флүрә Миндиярова – БР Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре булса, Зоя Риянова – «БРда фидакарь хезмәте өчен» күкрәк билгесе иясе. Икесе дә бүген лаеклы ялда.
Авылның икесе ике очында яшәгән бер туганнарның бер-берсенең хәлен белешми калган бер генә көннәре дә юк. Холыклары төрле аларның. Зоя егәрле, энергиясе ташып тора. Зур тизлек белән үз эшләрен тәмамлый да, апасына, күршеләренә, башка туганнарына булыша. Бер минут та эшсез утырмаска, дигән девиз белән яши. Аз гына вакыты калса, җылы оеклар бәйләп килгән кунакларга тарата. Гөмбә җыя, маринадлап, танышларына да өлеш чыгара.
Аның янында Флүрә тыныч холыклы, тыйнак булып күренә. Икесе дә бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар. Күңелләре киң, йөзләре ачык, һәркемгә ярдәмгә килергә әзер булып, үзара бик тату яшиләр.
Авылда үз милләт вәкилләре арасында үсеп, ана телен һәм аның гореф-гадәтләрен ана сөте белән сеңдергәнгәме, алар икесе дә үз ата-бабаларының традиция һәм йолаларын саклап яши. Элекке клуб хезмәткәрләре Мәдинә Нуртдинова һәм Зөлфирә Хатыйпованы аларга һәр чарада катнашу мөмкинлеге тудырганнары өчен рәхмәт сүзләре белән искә ала алар. «Етüн» («Лен») ансамбле составында Флүрә Менкаир кызы тирә-як авылларда гына түгел, Удмуртия һәм Уфа шәһәрләре сәхнәләрендә дә чыгыш ясый. Зоя исә, яшьрәк булгач, ансамбльдә чыгыш ясарга туры килмәсә дә, клубта уздырылган бер генә концерттан да читтә калмый. Юмор остасы ул, аның кызыклы сүзләре авыл халкының теленнән
Менә инде ике ел рәттән удмурт тарихи-мәдәни үзәге башлангычы белән удмурт хатын-кызлары клубы Зөлфирә Хатыйпова җитәкчелегендә урманда чыршы бәйрәме үткәрелә. Чын карнавал костюмнары, Кыш Бабай һәм Кар кызы, учак ягып казанда ботка пешерү – барысы да бар анда. Бирегә тирә-яктагы удмурт авылларыннан, район үзәгеннән киләләр. Зоя һәм Флүрә – бу бәйрәмнең оештыручылары да, актив катнашучылары да. Алдан ук чыршы бизиләр, елка уенчыклары әзерлиләр. Узган елда Зоя Кар кызы ролен башкарса, апасы казан тирәсендә «мәш» килә.
Соңгы вакытта тәтешле удмуртлары чит ил галимнәре арасында да кызыксыну тудыра. Ике бертуган фольклорчы алар өчен менә дигән ярдәмчеләр: кирәк икән, сөйләп тә, җырлап та, биеп тә күрсәтәләр. Берәр йоланы видеога төшерергә кирәксә, оештырып та җибәрәләр. Быел яз, мәсәлән, Зояның ире ягыннан туганлык җепләре белән бәйле булган дүрт йортта Ходайга табыну йоласы үткәрелде. Уразгилдедә һәм якын-тирә удмурт авылларында бу икәүнең бүләкләр алып, аш-су пешереп, «бәбәй сыйлау» йоласын үткәрүгә бармаган гаиләләре калдымы икән?
Мондый кешеләребез барда ата-бабаларыбыз йолалары башка буыннарга да барып ирешәчәк әле.
Тормыш гел шома гына бармый. Флүрәнең яраткан тормыш иптәше, аннары кызы гүр иясе булды. Зоя фермада эшләгән елларында үгез тояклары астында калып, чак үлми кала, авыр чир дә аның сәламәтлеген нык какшата. Әмма бертуганнар авырлыкларга бирешми. Һәр көннең кадерен белергә омтылып, балалары, онык-оныкчыкларының уңышларына сөенеп, актив тормыш белән яши. Үзләренең оптимизмы, тормышны яратулары белән алар безгә дә үрнәк билгесе. Бу икәүне һич кенә дә, өлкән яшьтәгеләр, дип әйтергә телем бармый. Җырларда җырланганча – картаямы ни соң йөрәк?