Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
2 октябрь 2019, 11:52

Яраткан һәм яратылганнар матур була

Тәтешле мәдәният сараенда «Мин яратам сине, тормыш!» дип аталган конкурс-фестиваль бара. Анда өлкән буын вәкилләре чыгыш ясый. Зал тулы халык райондашларының чыгышын үз итеп, көтеп ала. Талантлы якташларыбыз үзләренең иҗат җимешләре белән дә уртаклашалар. Күңелләр күтәренке, йөрәкләр һаман яшь. Сәхнәдә Роза һәм Фәнил Миңнегалиевлар җырлый, дип игълан итәләр. Бер-берсенә пар килеп, балкып торган ике ветеран сәхнәгә чыга. Елмаеп, бер-берсенә күз сирпеп алалар да җырлый башлыйлар. Моң агыла. Матур чыгыш. Тамашачылар аларны алкышларга күмә.

Роза Малик кызы озак еллар район китапханәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераны. Фәнил Сәмигулла улы МСОда инженер вазыйфасында хезмәт салды. Аны район халкы урындагы шагыйрь буларак та белә. Әнгам Атнабаев, Гали Чокрый исемендәге премияләр иясе дә ул. Шигырьләре гадилеге, халыкчанлыгы белән җәлеп итә. Биш шигырь китабы басылып чыкты аның.
Бүген сүзем Роза Миңнегалиева хакында. Язмыш аларны тормышларында күп сынаулар үткәч очраштырды. Икесенең дә юллары бормалы, сукмаклары урау. Роза өч апасына сөйкемле сеңел, әти-әнисенә кадерле бала булып Һәдия һәм Малик Гыйлемшиннар гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Бөек Ватан сугышы яугире, күп орден-медальләр иясе, югары белемле педагог Малик Гыйлемшин район мәгариф бүлеге мөдире вазыйфасын башкара иде ул вакытта. Берничә елдан туган авылы Йосыпка кайтып, мәктәп директоры булып эшли башлый. Розаның балачагы, мәк­тәп еллары Йосып авылында үтте. Сигезьеллык мәктәптән соң ул Аксәет урта мәктәбендә белем ала. Өлгергәнлек аттестаты алып, югары уку йортына юл тота. Бер балл җитми, авылга кире кайта. Тәтешле урта мәктәбендә пионерлар вожатые булып эшкә башлый. Оештыру сәләте бар, балаларны ярата.
Яшьлек – үзе матурлык, сөю, сөелү. Барсы да алда. Югары Тәтешле егете белән очрашып, мәхәббәт утында яна алар. Өйләнешеп тә куялар. Мәхәббәт җимешләре булып уллары Руслан туа. Бәхет ул аңлашып, тату, матур яшәү. Ошбу дөньяда ак белән кара бер-бер артлы килә, дип юкка гына әйтмиләр. Ире Радик фаҗигале рәвештә бакыйлыкка күчә. Тол калган Роза баласын кочаклап, әти-әнисенә кайтып сыена. Шундый чакта әйтәләр дә инде, җиде юл чатында калды, дип. Бик авыр кичерде бу югалтуны Роза. Үзен-үзе кая куярга белми йөргән чаклары булды – сабыр итте.
Розаны балачактан чибәрсең, иркәсең, бәхетең булсын, дип яраталар иде. Уйлана торгач, бер карарга килде Роза. Чи­бәр ха­тыннарның барысы да бә­хет­сез була, дигән сүз түгел әле. Күп­че­леге тормышта зур уңыш­ларга ире­шә. Күпме язмышлар бар. Мин да алардан ким түгел. Ничек тә булса максатларга ирешеп, бә­хет­ле булып яшәргә тырышачак. Таяна алырлык туганнары, дуслары бар. Әти-әнисе, баланы үзебез карыйбыз, дигәч, үзен­дә көч табып, Оса педагогия училищесына юл тота ул. Әтисе, ике апасы, җизнәсе – укытучылар. Кү­ңелгә иң якын, хуш килгәне укытучы һөнәре. Укып беткәннән соң Куеда районы Маныш авылына билгелиләр. Үзебезнең якка якын. Эшләргә була, коллектив тату. Башта мең төрле уйлар. Әле әти-әни улын карый. Энекәше өй­лән­гәч ничек булыр. Балага мәктәпкә барырга да күп калмады.
Бервакыт аны Маныш авылына Кашкакта туып үскән Фәнил Миңнегалиев эзләп килә. Электән Розаны күргәне булган икән. Фәнилнең язмышы да үзенчә, бер дә кызыгырлык түгел. Очраша башлыйлар, сөйләшәләр, бер-берсенә кирәк икәнлеклә­рен аңлыйлар. Өйләнешәләр. Роза Югары Тәтешлегә кайта. Кайтуын кайта, тик ни мәктәп­тә, ни балалар бакчасында урын юк. Район китапханәсенең
балалар бүлегенә эшкә урнаша ул.
Китаплар иле – могҗизалар дөньясы. Үзенә башка юл. Бу еллар эчендә очраган һәр кеше, һәркем Роза өчен тормыш мәк­тәбе, тормыш тәҗрибәсе булды. Янында аны аңлаган тормыш иптәше, ышанычы, таянычы булды. Бөтен күңелен биреп эшкә чумды. Матур эчтәлекле кичәләр, күренекле даталарга китап күр­гәзмәләре дисеңме, яңа китап туйлары – барсын да чын күңелдән оештырды. Җәмәгать эшләрендә, мәдәни чараларда, концерт-спектакльләрдә катнашты. Бик күп мактау грамоталарына лаек булды. Озак еллар район судында халык утырышчысы булды. Читтән торып техникум тәмамлады. Фәнил белән уллары Руслан, Рөстәмне тәрбияләп үстерделәр, югары белем алырга ярдәмләштеләр. Хә­зер инде алар үзләре әти булды, балалар үстерәләр. Килен­нәрдән дә уңды Роза, аны дүрт оныкка дәү әни иттеләр.
«Гөрләшеп кенә яшибез. Миндә бер тапкыр да, бу кешегә кияүгә ник чыктым икән, дигән сорау туганы булмады. Безнең тормышка карашлар тәңгәл килә. Матди байлык белән түгел, күңел кичерешләре белән бәхетле
булып яшибез», – ди Роза туганым.
Фируза БӘдАмшина.
Нефтекамск.
Читайте нас: