Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
4 октябрь 2019, 16:26

Укытучы дигән даны бар

Һәр елның 1 сентябрь көнендә Зөһрә ханымның хәтирәләре кабат яңаргандай була. Елга буенда үскән комалак исе дә әле онытылмаган, һаман да танавын кытыклап, хәтирәләрне яңарта төсле. Менә ул аны якын туганы белән Чернушка базарына илтеп саталар да, кечкенә Зөһрәгә өр-яңа портфель сатып алалар...

Бөек Ватан сугышы тәмамланган елда Мәмәтәй авылында туып үсә Зөһрә Ильясова. Бәләкәй чагыннан ук белемгә омтылышы аны Иске Кайпан җидееллык мәктәбен тәмамлау белән Бәләбәй педучилищесына алып килә. Аннары читтән торып Бөре пединститутының физика-математика факультетын тәмамлый.
Иске Кайпан мәктәбендә ике ел математика укыта. Биредә эшләгән чорда өлкән хезмәттәше Зәкия Газиз кызы белән күп балаларга мандолинада уйнау серләрен өйрәтәләр. Әле булса аларның дәвамчылары сәхнә түрләрендә концертларга ямь өсти. Ул пионер эшен дә җитәкли.
Язмыш Зөһрә апаны Чакмагыш районы егете белән очраштыра. Бер-берсен өзелеп яраткан ярлар тормышларын бергә бәйли. Сигез ел Чакмагыш районы Имәнлекүл авылы мәктәбендә укыта. Язмыш шулай килеп чыга – яшь гаилә Зөһрә апаның туган ягына юллана. Аксәет урта мәктәбе тәҗрибәле укытучыны үз итә. Торак бирелә. Зөһрә Халик кызы җиң сызганып янә эшкә тотына. Аксәет авылы халкы да, мәктәп тә аны якын итә, ихтирам күрсәтә. «Математика фәнен укытуымда Т. Шакиров белән бергә эшләвемә горурланам. Балаларны мандолинада уйнау серләренә өйрәтеп, коллегам Әнзирә Рә­химҗанова белән ансамбль оештырып, концертларда чыгыш ясавыбыз күңелгә рәхәтлек биргән чакларның берсе булып истә калды», – дип хәтирәләре белән бүлешә ветеран-укытучы. Аның егәрле, төпле белемле икәненә ышанып, биредә ике ел эшләгәч тә, мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. 20 елга якын, лаеклы ялга чыкканчы, шушы эшне уңышлы алып бара ул. Моннан тыш, авылда, колхоздагы җәмәгать эшләрендә, мәдәни тормышта кайнап яши. Үз фәнен яхшы белүне балаларга зур таләп итеп куя. Аның укучылары район, республика дәрәҗәсендәге олимпиадаларда призлы урыннар яулый. Күпләре математика фәненнән имтиханнарны уңышлы тапшырып, югары уку йортларын тәмамлады.
Зөһрә Халик кызы СССР мәгариф отличнигы, Башкортстанның атказанган укытучысы исемнәренә лаек. Тап тө­шер­мичә, ул гомере буе аларны аклап
яши.
Тормыш итү – диңгез кичү түгел. Кызганычка каршы, тормыш иптәше Данис яшьли фаҗигале вафат була. Зөһрә ханым кызы һәм улына әни дә, әти дә була ала. Ул аларга дөрес тәрбия бирә, югары белем алырга ярдәм итә. Кызы Сөмбел – Нефтекама шәһәрендәге Саклык банкы бүлеге җитәкчесе. Нияз – шәхси эшкуар. Аның сәүдә йорты Аксәет авылы һәм тирә-як халыкны азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин итә. Килене Ләйсән Рәдиф кызы – Зөһрә ханымның эшен дәвам итүче. Ул җи­тәкләгән бию түгәрәге район конкурсларында җиңүләр яулый.
Тормышы заяга узмаган Зөһрә ха­нымның. Ул укыткан чыгарылыш сыйныф укучылары илебезнең төрле тарафларында матур гомер итә, төрле тармакларда хезмәт куя. Бәйрәмнәрдә аның өстәленнән чәчәкләр өзелми. Телефон аша язылган кыска гына котлау һәм рәхмәт сүзләре дә ветеран укытучы өчен иң кадерлесе. Менә бүген дә аның йорты нурга тулган. Мондый бәйрәмнәрегез күп булсын әле, Зөһрә Халиковна!
Зинира Фәхриуллина,
Мәмәтәй авылы китапханәчесе.
Читайте нас: