Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
10 октябрь 2019, 17:52

Авыл тормышыннан ямь табып

Эшкә бирсәң чын күңелУра, суга, җелгәрә, үзе төяп тә җибәрә, дигән сыман, үзе ашата, үзе эчерә, үзе тиресен түгә һәм симертеп төяп тә җибәрә. Монысы инде комбайн түгел, башмаклар караучы Мәүлизә һәм Рамил Нәбиуллиннар. Шулай бер ялсыз, туктаусыз хезмәт салуларына быел көз ике ел тула. Әңгәмәдәшләремнең сөйләвенә караганда, үзләре өчен генә бер ферма бозаулар үстергән кебек җанланып сөйли алар эшләре турында. Рамил үзе Ачы-Елга егете. Әтисе вафат булганда аңа нибары биш ай гына тулып калган. Ә алты балага гомер биргән әниләре Татьяна исә быел 99 яшен тутырган.

Рамил башлангыч белемне үз авылында алса, сигезенче сыйныфка Сарашты мәктәбенә бара. Аннан соң Бәдрәш һөнәрчелек училищесына укырга кереп, тракторчы таныклыгы ала. Ике ел ил алдындагы бурычын үтәп кайткач, хуҗалыкта тракторчы булып эшли. Сөйгән ярын да шул белорусе белән II Җиремҗибашка кич йөрергә килгәч очрата ул. Ике көн озатып бардым да, өченче көнне ат җигеп килеп алдым, ди Рамил елмаеп. Мәүлизә исә Күрдем урта мәктәбен тәмамлап Пермь шәһәрендә бухгалтер һөнәрен үзләштерә. Берничә ел хуҗалыкта бухгалтер булып эшли. Аннары Свердловск шәһәрендә заводта хезмәт сала. Кияүгә чыккач, эшен калдырырга мәҗбүр була.
Нәбиуллиннар гаиләсендә өч кыз һәм өч малай дөньяга килә. Тату бердәм гаилә Ачы-Елгада йорт салырга ният иткәч, кире уйлыйлар. Чөнки балалар Күрдем мәктәбенә йөреп белем ала. Шулай итеп 1993 елда II Җиремҗибаштан иске генә йорт алып, 2000 елда үз көчләре белән зур якты йортка күчә алар. Балалар бер-бер артлы укуларын тәмамлап, шәһәргә юллана. Өч кызлары да Илгина, Регина һәм Айсылу югары уку йортларын тәмамлый. Ә уллары исә өчесе дә Ранил, Рүдил, Айнур техникум тәмамлаган белгечләр. Кече уллары Айнур быел армия сафына баскан.
«Һай, бигрәк авыр чаклар булды. Балалар укытканда, күпләп мал карадык, сөт саттык. Очын-очка ялгап яшәгән көннәр артта калды»,–ди алар. Мәүлизә бишенче баласы тугач, «Ана даны» медаленә лаек булган һәм 50 яшьтән хаклы ялга чыккан. Шулай да тормыш иптәше фермада үзе генә калгач, аңа булышып, янында маллар караша. Рамил керткән азыкны Мәүлизә башмакларга таратып бирә. Елгадан насос белән кудырып су эчерәләр. Биредә 150 тирәсе башмак симертелә. Алар бирегә Күрдем фермасыннан әле генә сөттән аерган бозаулар хәлендә килә. Дүрт центнер ярым чамасы булгач, аларны иткә тапшыралар. Фермада ике генә кеше эшләсә дә әлегә еллык план үтәлеп бара. Рамил үзе тракторчы да, каравылчы да, ферма мөдире дә үзе. Авылда эшләрлек кешеләр күп акча эзләп читкә киткән. Ә Нәбиуллиннар исә туган җиренә береккән кешеләр. Кечкенәдән хезмәттә чыныгып эшләп үскәнгә алар авырлыкларга бирешми, алга карап яши. Үзләренең ихатасында да мал асрыйлар. Авылда ансыз булмый. Үз сөтең, маең, каймагың. Җыелышып балалар кайтып кергәндә өстәлең балдан- майдан сыгылып торсын. Гаилә тату булса гына эш ырамлы була. Нәбиуллиннар берсен берсе аңлап, киңәшләшеп башкара эшләрен, шуңа да йортта да, фермада да эшләре уң аларның. Хуҗалык рәисе дә аларны мактап телгә ала. Ә хуҗалыкта эшче көче, ай, кадерле.
Читайте нас: