Рамил үзе Ачы-Елга егете. Әтисе вафат булганда аңа нибары биш ай гына тулып калган. Ә алты балага гомер биргән әниләре Татьяна исә быел 99 яшен тутырган.
Рамил башлангыч белемне үз авылында алса, сигезенче сыйныфка Сараштыбаш мәктәбенә бара. Аннан соң Бәдрәш һөнәрчелек училищесына укырга кереп, тракторчы таныклыгы ала. Ике ел ил алдындагы бурычын үтәп кайткач, хуҗалыкта тракторчы булып эшли. Сөйгән ярын да шул «Беларусе» белән II-Җиремҗибашка кич йөрергә килгәч очрата ул. Ике көн озатып бардым да, өченче көнне ат җигеп килеп алдым, ди Рамил елмаеп. Мәүлизә исә Күрдем урта мәктәбен тәмамлап Пермь шәһәрендә бухгалтер һөнәрен үзләштерә. Берничә ел хуҗалыкта эшли. Аннары Свердловск шәһәрендә заводта хезмәт сала. Кияүгә чыккач, эшен калдырырга мәҗбүр
Нәбиуллиннар гаиләсендә өч кыз һәм өч малай дөньяга килә. Тату бердәм гаилә Ачы-Елгада йорт салырга ният иткәч, кире уйлыйлар. Чөнки балалар Күрдем мәктәбенә йөреп белем ала. Шулай итеп 1993 елда II‑Җиремҗибаштан иске генә йорт алып, 2000 елда үз көчләре белән зур якты йортка күчә алар. Балалар бер-бер артлы укуларын тәмамлап, шәһәргә юллана. Кызлары Илгина, Регина һәм Айсылу югары уку йортларын тәмамлый. Ә уллары өчесе дә – Ранил, Рүдил, Айнур – техникум тәмамлаган белгечләр. Кече уллары Айнур быел армия сафына баскан.
«Һай, бигрәк авыр чаклар булды. Балалар укытканда, күпләп мал карадык, сөт саттык. Очын-очка ялгап яшәгән көннәр артта калды», – ди алар. Мәүлизә, бишенче баласы тугач, «Ана даны» медаленә лаек булган һәм 50 яшьтән хаклы ялга чыккан. Шулай да тормыш иптәше фермада үзе генә калгач, аңа булышып, янында маллар караша. Рамил керткән азыкны Мәүлизә башмакларга таратып бирә. Елгадан насос белән кудырып, су эчерәләр. Биредә 150 тирәсе башмак симертелә. Алар бирегә Күрдем фермасыннан әле генә сөттән аерган бозаулар хәлендә килә. Дүрт центнер ярым чамасы булгач, аларны иткә тапшыралар. Фермада ике генә кеше эшләсә дә, әлегә еллык план үтәлеп бара. Рамил үзе тракторчы да, каравылчы да, ферма мөдире дә. Авылда эшләрдәй кешеләр зур акча эзләп читкә киткән. Ә Нәбиуллиннар исә туган җиренә береккән кешеләр. Кечкенәдән хезмәттә чыныгып үскәнгә, алар авырлыкларга бирешми, алга карап яши. Үзләренең ихатасында да мал асрыйлар – авылда ансыз булмый. Үз сөтең, маең, каймагың. «Җыелышып балалар кайтып кергәндә өстәлең балдан-майдан сыгылып торсын», – ди алар.
Гаилә тату булса гына эш ырамлы була. Нәбиуллиннар бер-берсен аңлап, һәрнәрсәне киңәшләшеп башкара, шуңа йортта да, фермада да эшләре уң аларның. Хуҗалык рәисе дә аларны мактап телгә ала. Ә хуҗалыкта эшче көче, һай, кадерле.