Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
18 октябрь 2019, 11:42

«Әни гөлләр ярата»

Ничә генә яшьтә булмасын, хатын-кызның күңеле һаман унсигездә. Ул тормышны ярата, әле генә гашыйк булган кыз кебек гомер иткән ярын сөя, хөрмәтли. Күкрәк сөтен имезеп үстергән биш баласын күз нурларыдай күреп яратып яши. Моннан 55 элек Яңа Шәрдәк авылында дөньяга килгән Фидәлия Гаянова шундый кичерешләр белән яши.

Кечкенә авылда табигать кочагында үскәнгәме, ул гомере буе гөлләр ярата. Ул аларның төрлесен үстерә. Урам капкасын ачып кергән җирдән алып, йокы бүлмәсенә кадәр гөл бу йортта. Хуҗабикә үстергән гөлләргә сокланып туймаслык. Тәрәз төп­ләрендә чагу төстә чәчәк атып утырганнары да, түшәм буйлап үрмәләгәне дә, колач җит­мәслек җәелеп үскәне дә бар монда. Фидәлия апаның йортында 70тән артык гөл бар. Алар­ның ниндие генә юк: хамедорея, бравалия, колеус, катарантус, бальзамин, алоэ, декабрист, монстера, тахикарпус, аглаонема, стрелиция һәм тагын бик күпләр.
Гөлләрнең һаваны чистарту, тынычландыру, төрле микроб­ларга каршы тору сыйфатлары йортта шундый чиста һава һәм күңелгә якын җиңел энергетика тудыра. Гөлләр яратучы ханым алар белән сөйләшеп, серләшеп, һәрвакыт яфракларын тузаннан чистарта, ун көн саен өстәмә ашландырып тора. «Мин җыр яратам да, гөл яратам», – дип елмая хуҗабикә. Ул гомере буе үзэшчән сәнгать коллективында җырлап йөргән. Фидәлия апа гөлләрен шулкадәр яратып үстерә. Кайсы гөл су ярата, кайсы кояшта, кайсы күләгәдә яхшы үсә – барсын да махсус журналдан укып, белеп урнаштыра. Бер генә гөленең дә тамыр алмый калганы юк. Алар турында сөйләгәндә Фидәлия апаның күзләре очкынланып, иреннәрендә балаларга хас елмаю барлыкка килә. Гөлләр илендә яшәүче биш бала анасына сокланмый мөмкин түгел.
Урта мәктәптән соң Фидәлия Дуван авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Кулына диплом алып, «Фәнгә» колхозына ветфельдшер булып эшкә кайта. Яшәү дәверендә сәхнә түр­ләрендә моңлы тавышы бе­лән күпләрне сокландыра ул. Лаеклы ялга чыкканчы малчылыкта хезмәт сала. Тормыш ип­тәше Салават Габделхак улы 65 яшенә кадәр шул ук ху­җалыкта КамАЗ водителе булып эшли. 30 елдан артык бер машина руле артында йөри ул. Хезмәт сөйгән Гаяновлар гаи­лә­сендә биш бала дөньяга килә. Төпчекләре дөньяга аваз салгач, Фидәлия Гаянова «Ана медале» белән бүләкләнә. Хә­зерге көндә алар барсы да үзаллы тормыш белән яшиләр. Олы кызлары Фәнилә Югары Тәтешле 2нче мәктәбендә – китапханәче. Зөһрәләре ике югары уку йорты тәмамлап, әлеге көндә районда адвокат хезмәтендә. Зилә Уфада яши, «Роснефть» ком­па­ниясендә кадрлар бүле­ген­дә эшли. Әнисенә охшаган җыр-моң­га гашыйк Гөлзада мәдәният сараенда мәдәни җитәкче булып эшли. Төпчек уллары Илһам Уфада аграр университет тәмамлап, туган авылында фермерлык хуҗалыгы ачып җибәргән. Шулай бер җылы ояда канат ныгытып, ныклы тәрбия һәм югары белемгә ия булып таралышкан алар. Фидәлия апа белән Салават абыйның бергә гомер итүләренә 42 ел тулган. Хәзер алар икесе дә лаеклы ялда. Гөл бакчасындай йортларында балалар, оныклар кайтканын көтеп, аларны сый-хөрмәт белән каршы алып, һәр туган көнгә сөенеп яши алар.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: