Мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама һөнәрчелек училищесында укып, водитель таныклыгына ия була. Кытай чигенең тынгысыз чагында Хабаровск шәһәрендә армия сафында хезмәт итүенә дә быел 50 ел тулды. Кайткач, Уфада укып, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә ул.
Алтын куллы, бар эшкә дә маһир әтиебез озак еллар Тәтешле коммуналь хуҗалыгында көнне төнгә ялгап эшләде. Ул вакытта су, җылылык трассаларында аварияләр еш була иде. «Тузып тишелгән торбаларны алыштырырга яңалары җитмәгәнлектән, искеләрен ялгап, ямап, чыланып беткән килеш таңнар аттырган чаклар күп булды», – дип искә ала ул. Киң күңелле кадерлебез ярдәм сорап килүчеләрнең дә үтенечен кире какмады.
Әтиебез белән булган бер хәлне сөйләп үтәсебез килә. 80нче еллар булгандыр. Районга гастрольләргә килгән җырчы Фидан Гафаров кайтырга чыккач, машинасының глушителе тишек булуын аңлап кала. Иң оста сварщик, дип, аңа әтиебезгә мөрәҗәгать итәргә кушалар. Челтәргә әйләнгән глушительне күреп, әтиебез Фидан агага, шаярып, мин үземнең эшне, ә сез үзегезнекен эшләгез, ди. Ул арада гармунчысы да килеп җитеп, Фидан Гафаров җырлап жибәрә. Моңлы тавышны ишетеп, тирә-яктан халык җыелып китә. Бу кызык мизгелне әтиебез еш исенә төшерә. Әйе, кеше арасында хезмәте мактаулы, абруе зур булды шул аның.
Ямьле май аенда әниебез – Тәтешле кызы Санияне очрата ул. Шушы көздә аларның матур гаилә коруына 46 ел тулды. Көчле рухлы, уңган, аек акыл белән гомер итүче әниебез әтиебезгә акыллы киңәшче, ышанычлы терәк, безгә тормыш үрнәге булды. Үз көчләре белән зур иркен йорт салып чыктылар. Алар һәрвакыт бар эшне киңәшләшеп, бергәләп башкарды. Әниебез – оста чәчәк үстерүче. Йорт җирләре күз явын алырлык шау чәчәктә балкып утыра, бакча җимешләре мул уңыш белән сөендерә. Әниебезне зур хөрмәт белән район Советы баш белгече вазыйфасыннан лаеклы ялга озаттылар.
Әти-әниебез бер ул, ике кыз тәрбияләп үстереп, укытып, олы тормыш юлына чыгарды. Без дә алар кебек тормыштан ямь табып яшәргә омтылабыз. Ләйсән – фармацевт, югары белемле. Салават авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, агроном һөнәренә ия булды. Армия хезмәтендә дә сынатмады ул, 1994-1995 елларда «кайнар нокта»да хезмәт итеп, «Батырлык өчен» медаленә лаек булды. Гөлназ сатучы һөнәрен сайлады. Инде аларның алты оныгы уңышлары белән сөендереп, Аллаһка шөкер итеп яши. Өлкән оныклары Илдар Уфа нефть техникумын тәмамлап, инженер дипломы алды. Көрәш буенча спорт мастеры да ул. Матур гаилә корып, ул һәм кыз үстерәләр. Галия – Башкорт медицина университетының 4нче, Ренат Уфа автотранспорт колледжының 2нче курс студентлары. Кече оныклары Азат, Валерия мәктәптә белем ала, Аня балалар бакчасына йөри. Алар кайтуга әниебез тәмле аш-су әзерли. Әтиебез исә аларны спортка җәлеп итә, тимераякта, роликта шуарга өйрәтә.
Әти-әниебезгә әлегедәй матур пар, бер-берсенә таяныч булып, сау-сәламәт яшәүләрен теләп, рәхмәтләребезне җиткерәбез. Без сезне яратабыз. Балалар игелеген тоеп, парлап озын-озак гомер итегез.
Балаларыгыз Ләйсән-Рамил, Салават-Эльмира, Гөлназ-Алексей,
оныкларыгыз Илдар-Алиса, Галия, Ренат, Азат, Валерия, Анна, оныкчыкларыгыз