Барлык яңалыклар

Мәхәббәттә, бәхеттә...

Эштә алган дәрәҗәләр салкын кышта җылытмый, дип юкка гына җырламыйлар. Хатын-кызның, иң беренче чиратта, ныклы терәге – гаиләсе булырга тиеш. Ул шул вакытта гына тулы канлы тормыш белән яши, сайлаган һөнәрен яратып башкара. Башкача мөмкин түгел.

Кальтәү авылында гомер итү­че Рәвилә Ибраһимова бе­лән әңгәмәдән шуны аңлап була – ул эшеннән дә канәгать, гаиләсендә дә бәхетле хатын, яраткан әни. Шушы авылда туып үсеп буй җиткергән, мәхәббәт утларында янган һәм менә 32 ел яраткан кешесе белән гомер итә. Мәктәпне тәмамлаган 1983 елда ху­җа­лык җитәкчесе бер төркем яшь­ләрне Оса педагогия училищесына алып бара. Алар арасында Рәвилә дә була. 1987 елда башлангыч сыйныфлар укытучысы дипломы алып, туган авылына кайта ул. Ә анда аны сөйгән егете Илфат Фаил улы көтә. Озак та үтми, пар аккошлардай ике яшь йөрәк гөрләтеп туй уздыра. Бәхетле гаиләгә тагын да ямь өстәп, бер-бер артлы ике уллары туа. Ел үсәсен ай үсеп, балалар мәктәпкә бара, тырышып укыйлар. Рәвилә 16 ел дәвамында кайнәсе белән бер йортта дус, тату мөгәмәләдә яши. 1994 елда үз көчләре белән яңа йорт төзеп чыга алар.
Йортта уңган хуҗабикә, мәк­тәптә балаларның яраткан укытучысы була ул. 32 ел дә­вамында башлангыч сыйныф балаларына белем ни­гез­ләрен аңлатучы укытучы читтән торып Бөре педагогия инс­ти­тутының филология факультетын тә­мам­лаган. «Беренче дәрескә керүем әле дә исемдә – күземә берсеннән-берсе матур балалар карап тора. Шундый самимиләр һәм шуклар», – дип искә ала укытучы. Әмма елдан-ел балалар саны кими, шунысы гына кыен. Беренче сыйныфка кабул итеп, хәреф танырга, укырга, язарга гына өйрәтми, гаиләгә, туган илгә мәхәббәт тә тәрбияли беренче укытучы. Һәр­берсен үз баласыдай яратып, аларга ныклы белем бирү максаты белән яши ул. Бала­ларның әти-әниләре белән дә тыгыз элемтәдә торып, гаилә бәйрәмнәре, мәктәп кичәләрен гел бергә үткәрә Рәвилә Физил кызы. Шуның өчен дә аны олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Хезмәт коллективында да абруйлы ханымны быел авыл халкы депутат итеп сайлаган.
Рәвиләнең пар канаты Илфат – гаиләнең ныклы һәм төпле терәге. «Ул агач эшенә дә оста, мичен дә үзе чыгара, бар эшкә дә уңган. Колхоз бетмәсен, ул бетсә, авыл бетә, дип борчылып яши», – дип мактый ул аны. Илфат җәйләрен комбайнда, кышын белорусьта, КамАЗда эшли. Озак еллар мәктәп автобусы белән балалар йөртте. Водитель өчен зур җаваплылык бит ул.
Пенсия яшен күтәрделәр, безгә әле эшләргә дә эшләргә, ди алар. Уллары Вилдан белән Фидан икесе дә Пермь аграр институтында белем алып, «Мегабит» җәмгыятендә инженер булып эшлиләр. Тормыштан ямь, башкарган эшләреннән тәм табып яши Ибраһимовлар. Авыл халкына хас бакча утырталар, кош-корт, мал асрыйлар. Мә­хәббәтле, киңәшле гаиләдә барсы да үз урынында.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: