Балтач сылуы Гүзәлия белән Аксәет егете Рафик Маликов шулай таныша. Беренче күрүдән үк кызга гашыйк булган егет тимерне кызуында суга, икенче көнне үк җиңгәсе һәм абыйсы белән ятакка кыз сорап килә. Булачак тормыш иптәшем белән таныш булыгыз, дигән сүзенә кыз аптырап китә, шулай да егетнең тәкъдимен кире какмый. Аксәет тә аны колач җәеп каршы ала. Яшь килен кайтуга эш урыны да әзер – ул мәктәпкә эшләр башкаручы булып башлый. Гаиләгә ямь өстәп, уллары Рөстәм һәм бер-бер артлы ике кыз – Раушания белән Эльмира дөньяга килә. Шөкер, авылда балалар бакчасы эшли, кирәк чакта балаларны кайнәсе карамагына калдырып китә.
Кайнәсе Мөкәрәмә апа белән 15 ел бер йортта гомер итә алар. 1992 елда үзләренә башка зур йорт салып чыгалар. Күп балалы гаиләдә туган Рафик Малик улы бишенче сыйныфтан алып сигезгә кадәр Яңавыл интернат мәктәбендә белем ала. Безне анда оекбаш, бәяләй бәйләргә, тегенергә, агач эшенә, тагын бик күп һөнәрләргә өйрәттеләр, дип искә ала ул. Йортындагы барлык эшләрне дә үзе башкара, тәрәзә порысы сугудан алып, стенка-шкафлар, диван-креслоларга кадәр үз куллары белән ясый. Аның хезмәт юлы төрле өлкәләрдә үтә. «Әмиров» колхозында, асфальт заводында. Лаеклы ялга ашыгыч ярдәм машинасы водителе булып эшләп чыга ул.
Авыл җирендә яшәүчеләр мал-туарсыз ихатаны күз алдына да китермәгән вакыт. Ә мәктәп хезмәткәрләренә печән чабулык та юк, ашлык та бирмиләр, шуның өчен Гүзәлия ханымга эшен алыштырырга туры килә – ул хуҗалыкка бухгалтер булып күчә. Ул да бүген лаеклы ялда. «Әле кош-корт, эре малны бетерми карыйбыз. Саф һавага чыгып бер әйләнеп керсәң дә аяклар язылып китә. Балалар кайтканда өстәл тулы сый-хөрмәт: сөте, катыгы, каймагы була», – ди хуҗа кеше.
Уңган кешенең йорты әллә кайдан күренеп тора. Киң урамга барча шартын китереп бәләкәй карусель эшләп куйган Рафик абый. Балалар тавышы килеп торсын яныбызда, ди алар. Шушы матур сыйфатлары өчен яраткандыр аны Гүзәлиясе. «Беренче бала тугач, Рафик мине туган авылым Усманга кайтарып куйды. Бер атнасыз килмә, әни янында булам, дип калсам да, өч көн үтүгә сагынып, күзләремне талдырып, Рафыйкны көтә башладым», – дип көлә ул.
Әле дә алар бер-берсенә шундый сокланып карый, бүген кавышканнар диярсең. Күзләр генә тимәсен. Әйе, бәхетле гаилә. Уллары Рөстәм авылда төпләнеп калган. Мәктәпне медальгә тәмамлаган кызлары Эльмира һәм Раушания дә үз тормышлары белән яшиләр. Өчесе дә югары белемле. Ата-ана янында оныклар белән кайтып, кунак булып кына китәләр. Алар кайтса, өебез ямьләнә, бала-чага тавышы яратабыз, ди Маликовлар. Гүзәлия Сәгыйть кызы аш-суга, кул эшенә бик оста. Авылның үзедәй уңган хуҗабикәләрен оештырган «Диләфрүз» клубы әгъзасы. Аларның күз нурлары кушып бәйләгән чәчәкләре, мендәр тышлары, яулык, кофталар һәм башка кул эшләре район күргәзмәләрен бизи.
Маликовлар гаиләсе күрше-күлән белән дә бик тату, бердәм яши. «Күршемдә генә райондашым яши, бик дусбыз. Күрше туганнардан да артык бит ул, гомумән аксәетлеләр бердәм халык – эшлиләр дә, ял да итә беләләр», – ди Гүзәлия апа. Рафик Малик улы җомгаларга дини бәйрәмнәргә йөри. Тормыш иптәшенең дә уй-ниятләре изге – догалар өйрәнә башлаган. Бу эштә дә аңа ярдәмгә килүче бар. «Безнең хуҗабикәләр клубы җитәкчесе Гөлзәмия лаеклы ялга чыкты, китапханәдән мәчет ягына борылабыз, Аллаһ боерса», – ди Гүзәлия ханым.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Автор фотосы.