Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
6 декабрь 2019, 13:35

Болгарым тарихында изге эшләрем калсын.

Булдыра алсам, гомерем булса, Аллаһ йорты –мәчет төзетер идем, ди ул. Үзе Яңавылда яши–күңеле белән туган авылы Болгарда. Кайчан тели шунда кайта ул. белән Изге гамәлләр белән янып йөргән Хезмәт ветераны, тыл батыры буларак «Намуслы хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре хуҗасы Фәния Фәттәхетдинованың юллары уңышлы, гомерләре озын булсын, дип телик.

Болгарым тарихында изге эшләрем калсын
Игелекле гамәлләр җәннәткә алып бара. Әтием миңа :«Кызым, Фәниям, тормыш юллары катлаулы, үзең өчен генә яшәмә, туганнарга авылдашларга изгелекләр эшләп үтсен гомерең»,–дигән иде. Әтисе сүзләрен онытмый Фәния
. Әти-әнисе Хадика һәм Әхмәтнур Шәйнуровлар матур гомер кичерделәр. Икесе дә тыл батырлары. Әтиләре өлкән яшьтә булган өчен фронтка алынмый. Гаиләдә 7 бала үсә. Улы Сөләйман унсигез яше дә тулмыйча фронтка китә. Абыйсының соңгы хатын Фәния ханым әле булса кадерләп саклый. «Исәнмесез, минем өчен дөньяда иң кадерле әткәем, инәкәем, туганнарым. Ничек кенә яшисез? Дөнья көтүләре сезгә бик авырдыр инде. Сезне бик сагынам. Бәләкәч кенә сеңелем Фәнияне сагынуымның чиге юк. Бүген сугыштан чыктык. Бик күп иптәшләрем яу кырында ятып калды. Иртәгә тагын бик хәтәр сугышка керәбез. Ходай насыйп итеп, исән чыксам, тагын язармын.
Исә җилләр, исә җилләр
Одеял ябынсам да.
Сезне кайтып күрә алмам инде,
Никадәр сагынсам да.
1943елның октябрь аенда гаиләгә кара кәгазь килә. Сөләйман Шәйнуров Сталинград сугышында һәлак була. Болгар авылыннан 55 ир-егет фронтка китә. Болгарлылар кара кайгыларны йотып, фронтка икмәк үстерә. Заем компаниясендә катнаша, салымын да түли. Балалар һәм дәү әни, дәү әтиләре көчләреннән килгәнче эшкә булыша. Фәния апаның балачагы ат сараенда, иген басуында үтә. Әтисе Әхмәтнур атлар карый. Юньлерәк атлар фронтка озатыла. Шушы елларны һич онытмый Фәния апа. Яшь кызлар , хатыннар, кич утырып фронттагыларга перчаткалар, оекбашлар бәйли.
«Сәлимә апа ире Шәрифгали сугышта үлеп алты бала белән ятим кала. Һич балаларын кычкыртмас. Тәртип бозсалар, бәхетегез арткырлары, тәүфыйклы булгырылары, ди иде. Дини апа иде, коръән аятьләре укып безне тынычландырып торды. Күп вакыт җәен ялан аяк йөрибез. Ашлык сукканда ат куам, алар арык кына, ябыклар, тыңлашмыйлар. Без, кызлар, үгез җигеп, җир тырматабыз. Көзен көнлек ризык эштә уңганнарга 100грамм арыш оны бирелә, аның умачы ашта бик тәмле була иде.
Мунчаладан кап , лента сугып, аны сатып акча эшлибез, малайлар чабата үрә. Аларны җитештерүче ала иде.
Безнең бәхетле балачакны сугыш урлады. Апам Тәнзиләгә авырлыклар күп төште. Әни белән басудан кайтып кермәде: урман кисте, орлык ташыды», –дип искә ала ул.
Шушы чорның тыл батырлары бакыйлыкка күчеп бетте диярлек. Авылдашлары, туганнары хөрмәтенә Фәния апа берничә тапкыр корбан чалдырып аш уздырды. Сугыш батырлары хөрмәтенә үз акчасына һәйкәл-обелиск эшләтте. Сугышта үлеп калганнар 29, исән кайтканнары 26 – барсының да исемнәре мәңгелеккә уеп язылган.
Яшьлегендә шифалы сулары белән сыйлаган авыл очындагы чишмәне тормыш иптәше Җәмгытдин Фәттәхетдинов белән киртәләп, янына агачлар утыртып, төзекләндереп куйдылар. Җәмгытдин абый тәкъдиме белән күп еллар себердә нефть чыгару эшендә эшләгән бу пар Яңавылга яшәргә кайтты. Ул да вафат инде шушы авыл зиратында җирләнгән. Фәния апа 40 меңгә зират капкасы эшләтте. Берничә ел элек аның йортын да эшләтеп куйган иде. «Балаларым булмады. Беренче ирем Госман Гайнуллин 1966 елның ноябрендә Төмән өлкәсенең Урай шәһәре янында буровойда янгын чыгып, янып үлде. Икенче ирем белән бәхетле яшәдек. Мине ихтирам итте. Туган авылым Болгарны яратты»,– ди Фәния Әхмәтнур кызы. Аңа 88 яшь Изге күңел белән игелекләр кыла ул. Аллаһ аңа күңел байлыгы биргән, шуңа юмарт ул. Уразасын да тота, намазын да укый. Саваплы эшләре үзенә ахирәттә юлдаш булсын.
IҖиремҗибаш авылы халкы бу күркәм кыяфәтле, матур киенгән татлы телле абыстайны хөрмәт белән каршы ала. Аның өчен Һәркайсының ишеге ачык, йөзе якты.
Булдыра алсам, гомерем булса, Аллаһ йорты –мәчет төзетер идем, ди ул. Үзе Яңавылда яши–күңеле белән туган авылы Болгарда. Кайчан тели шунда кайта ул. белән Изге гамәлләр белән янып йөргән Хезмәт ветераны, тыл батыры буларак «Намуслы хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре хуҗасы Фәния Фәттәхетдинованың юллары уңышлы, гомерләре озын булсын, дип телик.
Фидәлия МОСТАФИНА хезмәт ветераны.
Читайте нас: