Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
27 декабрь 2019, 16:30

Эшемнән канәгатьмен

«Егетләрнең барсы да мактауга лаек, үз эшләренә җитди карыйлар. Планлаштырылганны гына түгел, көтелмәгән хәлләрдә дә эшләрен җиренә җиткереп эшлиләр», ди Тәтешле электр челтәрләре торак һәм төзекләндерү җәмгыяте начальнигы Камил Фәйзрахманов үз коллективы турында.

«Егетләрнең барсы да мактауга лаек, үз эшләренә җитди карыйлар. Планлаштырылганны гына түгел, көтелмәгән хәлләрдә дә эшләрен җиренә җиткереп эшлиләр», ди Тәтешле электр челтәрләре торак һәм төзекләндерү җәмгыяте начальнигы Камил Фәйзрахманов үз коллективы турында. Араларыннан Юрий Зидияровны аерып билгеләп үтте ул. Бу эшче өченче ел биредә машинист-автогрейдерчы булып эшли икән. Бирегә килгәнче ул туган колхозында тракторчы булып эшләгән. Тормыш иптәше Кристина, ике яшьлек кызы, әти-әнисе белән бергә яшиләр. Көн саен Бәлҗүәдән район үзәгенә килеп эшли бу пар. «Башта кыенрак иде, хәзер өйрәндек, хатыным сатучы, аның эше бетүгә мин дә бушыйм. Бергә булгач – бергә. Җылы өйгә, сыйлы табынга кайтып керәбез. Яңа ел алдыннан кәефләр яхшы. Хезмәттәшләрем белән аралашып аңлашып эшлибез. Тракторым да яңа, ватылып интектерми – эшләве бер куаныч. Яңа елда да шулай бердәмлектә, дус булып, тиешле хезмәт хаклары алып, гаиләбез өчен шатланып яшәргә язсын», ди тормышыннан канәгать тракторчы.
Читайте нас: