Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
27 декабрь 2019, 16:30

Кайпанлылар алга омтыла.

Ишле гаиләдә туып үскән Иске Кайпан егете Флүр Зиннәтуллинның белмәгән эше юк. Хезмәт юлын ул нефтьче-электрик булып башлый, охранада, полиция хезмәтендә дәвам итә, аннары пилорама булдырып, үз эшен ачып җибәрә.

Кайпанлылар алга омтыла
Ишле гаиләдә туып үскән Иске Кайпан егете Флүр Зиннәтуллинның белмәгән эше юк. Хезмәт юлын ул нефтьче-электрик булып башлый, охранада, полиция хезмәтендә дәвам итә, аннары пилорама булдырып, үз эшен ачып җибәрә. Тормыш иптәше Ләйсән белән Нияз исемле ул тәрбияләп үстерә алар. Уллары быел армия сафында хезмәт итеп кайтып, үзаллы эш башлап җибәргән. Гомумән, Зиннәтуллиннар өчен үтеп баручы ел бик уңышлы булган. Флүрне Бүлкайпан авыл Советына депутат итеп сайлап куйганнар һәм авыл Советы башлыгы итеп тәгаенләгәннәр. Менә өч ай инде ул шушы җаваплы хезмәттә. Аның эше үзе тынгысыз, үзе кызыклы. Алты авылны берләштергән биләмәдә барысы 2008 кеше яши. Шуларның яртысыннан күбрәге өлкәннәр. Яшьләрне авылда калдырыр өчен яхшы төзек юллар, клуб һәм мед пунктлар кирәк. Шуларны исәпкә алып «Реаль эшләр» программасы кысаларында Яңа Кайпан һәм Мәмәмтәй авылларында балалар мәйданчыгы булдырылды, Бүлкайпан урамнарына да заманча утлар куелды. Яңа модульле фельдшер акушерлык пункты төзелде. Киләсе елга да зур өметләр белән керә Флүр Гыйндулла улы. Урындагы башлангычларны хуплау программасы шартлары белән үзе яшәгән Иске Кайпан һәм төзекләндерү таләп иткән Яңа Кайпан клубларын сафка бастыру, авылларга балалар мәйданчыгы булдыру, юлларны төзекләндерү бурычлары тора. Чокыр авылында сугыш ветераннарына мемориал ачу планлаштырылган. Үз иңнәренә авыл халкы проблемаларын күтәреп алган Флүр Зиннатуллинга яңа ел уңышлар гына алып килсен һәм барча хыяллары тормышка ашсын дип телик.
Читайте нас: