Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
14 гыйнвар 2020, 17:30

Син әле дә егетләр кебек

Кешеләр күктәге йолдызлар кебек. Кечкенә, чак кына күренгәннәре бар, алар үзләренә игътибарны җәлеп итәргә курка. Әллә кайдан җемелдәп, балкып янганнары да була, алар яктылыгына һәркем тартыла. Бөек язучы Максим Горький кешене Галәм белән чагыштыра һәм бу бик тә дөрес. Һәрберебездә ниндидер сер, тирәнлек ята, аның офыкларын ачар өчен кайчак бербөтен гомер дә аз була. Андый кешеләр тирә-юньгә җылылык, яктылык бөркә. Кылган гамәлләре, башкарган эшләре маяк булып тора.

Тормышыбызда шундый ышанычлы, кайгыртучан, олы йөрәкле кешебез – тормыш иптәшем, әтиебез Ваһапов Райфат Әхәт улы булуына без Ходайга чиксез рәхмәтле. Бүген аның хакында нинди генә җылы сүзләр язсак та, аз булыр сыман.
1960 елда соклангыч табигатьле Беләш авылында гомер итүче Гөлсимә һәм Әхәт Ваһаповларның күркәм гаиләсендә дөньяга килә ул. Тыйнак, ярдәмчел булып, кечкенәдән белемгә омтылып үсә. Зүрәтиебез иртә дөнья куя. Шуңа да әти балачагыннан дигәндәй җәйге каникулларда колхозда төрле эшләрдә эшли. Авыл тормышын, техниканы ярату аны Башкорт авыл хуҗалыгы институтына илткәндер дә, мөгаен. Ул вакытларда бит авыллардан югары уку йортларында укучылар аз була. Үз тырышлыгы, үҗәтлеге белән әтиебез бик тырышып укый, инженер-механик һөнәрен үзләштерә.

Хезмәт юлын ул «Тәтешле авыл хуҗалыгы техникасы» предприятиесендә техника ремонты буенча мастер булып башлый. Арытабан аңа Күрдем машина-тракторлар паркы мөдире, Тәтешле РТПсендә инженер, «Тәтешле Агроснаб»ында директор урынбасары, директор, «Тәтешле ПМК»сы директоры вазыйфаларын башкарырга туры килә. Ә 2002 елдан алып ул район буенча дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе инспекторы булып эшли.

Кайда гына, нинди коллектив белән эшләсә дә тәү чиратта ул кешелекле һәм кечелекле, ярдәмчел булып кала белә. Шуңа да аны элек эшләгән хезмәттәшләре дә, әлеге коллективы да хөрмәт итә. Хезмәте буенча әтиебезгә төрле авылларда, төрле кешеләр белән очрашырга туры килә. Техник күзәтчелек инспекторы буларак аңа җитди дә, таләпчән дә, гадел дә булырга кирәк. Техника бит ул уен эш түгел, кеше иминлеге һәм гомере хакында сүз барганда җитешсезлекләргә күз йомарга ярамый. Ләкин шул ук вакытта кырыс булуны да әтиебез үз итми. Аның хезмәте төрле дәрәҗәдәге бихисап Почет грамоталары, югары исемнәр белән бәяләнгән.

Чын әти нинди булырга тиеш, дигәндә, без нәкъ менә безнең әти кебек дип җаваплар идек. Үзебезне белә-белгәннән алып ул безне гадел булырга, кешене рәнҗетерлек сүзләр әйтмәскә, буш вәгъдәләр бирмәскә өйрәтте. Чын ир-атны күп сүз түгел, сөекле хатыны, газиз балалары бизи. Әтиебезнең һәр сүзе, киңәшләре безнең өчен алтынга тиң. Аның буш вакыты бик аз, әмма шул кадерле минутларын ул якыннары – безнең белән үткәрергә омтыла. Кадерлебез төпле акыллы, ышанычлы терәк булганга әниебез дә озак еллар инде җитәкче вазыйфасын тыныч күңел белән башкара. Без, балалары да, инде канатыбызны ныгытып, туган оябыздан очып чыгып киттек. Әмма әле дә әтиебезнең киңәшләренә, җылы карашына, аталарча кайгыртуына мохтаҗбыз.

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз! Кадерлебез, синең ярдәмчел, изгелекле, киң күңелле һәм уңган булуыңа сокланып, зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Алга тәгәрәгән вакыт тәгәрмәченең 60нчы тукталышында үткәннәргә караш ташлап, киләчәккә юнәлеш алыр чагың. Алдагы көннәрең шатлык-куанычлар, түгәрәк бәхет, имин көннәр алып килсен. Булганына шөкер, алдагысына өмет итеп, сәламәтлектә, тигезлектә яшәү насыйп итсен. Якты ният белән кыласы гамәлләрең киләчәктә дә күп булсын.

Тормыш иптәшең, балаларың. Реклама хокукында.
Читайте нас: