Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган, кеше язмышларын әйтәсе дә юк – һәркайсыбызның үз сукмагы, үз юлы. Тик шунысы уртак – җир йөзенә барыбыз да яратырга, яратылырга килгән.
Бер-берсе өчен җан атып торган, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә кичкән Шәеховлар. Фәрит абый 1942 елда Рәхимә һәм Шәрип Шәеховлар гаиләсендә дөньяга килә. Кызганычка каршы, әтисе сугыш кырларында ятып кала. Җиде яше генә тулган Фәрит әтисенең бертуган абыйсы Хәмзә тәрбиясенә кала. Күрдем урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, тракторчылар курсында укый, армия сафларында хезмәт итеп кайта егет, колхоз басуларында тракторчы, фермада терлекче булып хезмәт сала. Аның эш стажы 42 ел.
Тормыш иптәше Флүрә апа исә Чургылды авылында 1945 елның ямьле җәендә Гыйльминур һәм Зыя гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Акбулат мәктәбендә белем ала. Яңавыл шәһәрендә ике еллык медицина курслары үткәннән соң, аны Күрдем амбулаториясенә эшкә җибәрәләр. Аның 35 ел гомере, шәфкать туташы буларак, кешеләргә игелек һәм изгелек кылып үтә. Намуслы хезмәте өчен Почет грамоталары белән бүләкләнә.
Эшендә сабыр, тыйнак, ягымлы хезмәткәр булса, гаиләдә назлы, сөйкемле тормыш иптәше һәм ихтирамлы әни. Шәеховларның үзара җылы мөнәсәбәтләре, ягымлы күз карашлары аларның бер-берсен ничек хөрмәт итеп яшәүләрен аңлатып тора. Сокланып карыйсың да, башка шундый уй килә – тыныч, матур, бәхетле картлык...
50 ел бергә тормыш йөген тартып, гомерләренең алтын көзенә аяк басканнарын сизми дә калганнар. Җан җылысын биреп тәрбияләп үстергән кызлары Дилбәр, уллары Дамир үзаллы тормышларын корды. Әти-әниләрен кадерләп, хөрмәтләп яши алар. Бер-бер артлы оныклар дөньяга килде. Баланың баласыннан татлырак кеше бармы олыгайган көндә? Юктыр. Флүрә апа белән Фәрит абый да алар белән горурланып, яратып яши. Кызганычка каршы, ата-анага бала кайгысы да күрергә туры килде. Бу авырлыкны алар иңнәрендә бергә күтәрде.
Флүрә апа да, Фәрит абый да җыр-моңга гашыйк кешеләр. Мәдәният йортында үткән чараларның уртасында да алар икәү. Спектакльләрдә уйнап, төрле образлар тудырдылар, өлкән яшьтәгеләрдән төзелгән ансамбль әгъзалары булып торалар. Районда үткән конкурста «Ике аккош» җыры белән призлы урын яуладылар.
Шушы күркәм гаиләне алтын туйлары белән котлап, бик күп җылы сүзләр әйтелде. К.Маркс исемендәге АПК белгече Миләүшә Габбасова, урындагы ветераннар советы рәисе Әдеһәм Фәйзрахманов ихлас теләкләрен җиткерде. «Өметле каләм» әдәби клубы әгъзалары Фидәлия Мостафина, Мәгъдән Атнабаев, Мөршидә Зөфәрова, Рәсилә һәм Зифил Гыйззәтуллинар юбилярларга атап шигырьләр бүләк итте. Рәүмәнә Хәмзина, Галия Идрисова, Зөлфия Гатауллинаның моңлы җырлары да бүләк булып яңгырады.
Тормышлары заяга үтми Шәеховларның – күпләрне көнләштерерлек гаилә төзеп, үрнәк булып яши алар. Һәрвакыт шулай киң күңелле, ягымлы, гади булып, гомер сукмагыннан тагы да озак еллар бергә атларга насыйп булсын авылдашларыбызга.