Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
23 гыйнвар 2020, 12:40

Гомерлек мәхәббәт һәм тугрылык

Алтмыш ел эчендә кеше нәрсә генә күрми дә, ниләр генә кичерми. Уйлап карасаң, кыска вакыт түгел. Алтмыш яз, алтмыш кыш һәм җәй, алтмыш көз генә. Шушы мизгелләрне кулга-кул тотынып, бер шатлыкны ике итеп, кайгыларны, борчуларны уртаклашып үткән Әлфинә һәм Сәлимҗан Гаделгәрәевлар гаиләсе бриллиант туйларын бәйрәм итте.

Кодашта гомер итүче бу пар шулкадәр бер-берсенә охшаган, бертуганнар, диярсең. Әйе, бер-берсенә охшаган парлар бәхетле була, диләр. 60 ел бергә иңне-иңгә куеп тормыш көтү бәхет түгел мени? Кемгә генә насыйп әле ул мондый туйны бәйрәм итү.
«Кодаш авыл Советында өч пар кавышкан идек ул көнне, башкалар юк инде», – дип көрсенеп куйды Әлфинә апа.
Ул Кодашка Гәрәбаш авылыннан килен булып төшкән, биш балага гомер бүләк иткән. Сәлимҗан абый гомер буе төзелеш эшләрендә йөргән. «Кулымнан чүкеч, балта төшмәде, авыл өчен дә, үзебезгә дә төзедем, үз гомеремдә өч йорт тергездем», – ди ул.
Сәлимҗан ага үзе яшьли ятим кала. Әтисе фронтта Сталинградны азат иткәндә хәбәрсез югала. 1932 елда туган Сәлимҗанга кечкенәдән дөнья йөген тартырга туры килә.
Оныклары Волгоград шәһәрендә армия сафында хезмәт итә. «Сталинград сугышы» музей панорамасына барып, картәтисе Гаделгәрәев Гаделгәрәйнең исем-фамилиясе язылган тактаташны күрергә насыйп була аңа. Сәлимҗан агага анда бару насыйп булмый: әле акчасы җитми, әле колхоз эше бетми.
Әлфинә апаның әтисе исә сугыштан яраланып кайта һәм, озын гомер кичереп, 1987 елда вафат була. «Эшкә усал тотына иде әти. Безне дә бәләкәй чактан өйрәтте. Элек биш тиенгә эшләдек, выход булсын, дип йөредек. И, үтте инде гомерләр. Кулымнан энә төшмәде – чигү чигәргә яраттым, тегү тектем, бәйләдем, – бер эшкә дә иренмәдем. Күңелемдә гел Аллаһ булды, бисмилласыз ризык капмадык, ансыз эш башламадык. Әле дә намазлар укып, балаларыма, оныкларыма изгелекләр телим. Ун оныгым, унбиш оныкчыгым бар, без өрги торган нөсел», – дип елмая Әлфинә Кирам кызы.
Күршедә генә яшәгән уллары, авырып вафат булып, әти-әнисен кара кайгыга салган. Тик, нишлисең, үлгән артыннан үлеп булмый. Яшәргә көч таба алар. Төпчек кызлары Ләйсән дә күршедә генә яши. Кызлары Әлфирә, уллары Рәлиф тә Югары Тәтешледән еш кайтып йөри. Уртанчы кызлары Индира гына ерактарак. Үзләре тәрбияләп үстергән оныклары Ирина да кайтып хәлләрен белеп китә. Шөкер, балалары акыллы, тәүфыйклы булдылар. Ярдәмчелләр, әти-әниләрен ихтирам итәләр, олы кешегә ни кирәк тагын. Пенсияне йортларына китереп бирәләр. Өйләре иркен, якты, барлык уңайлыклар булдырылган, өстәл тулы мул ризык.
Икәү генә калганда яшь чакларын искә төшерә Гаделгәрәевлар. Гәрәбаш белән Кодаш арасын туры урман юлыннан йөриләр иде элек. Әлфинә Кодашка иптәш кызларына утырмага килгәч танышты алар. Гөрләтеп туй үткәреп кавыштылар. Кияү егете гармун суза, иптәш кызлары җырлый. Ә кунакка гына йөри торган кошевка чанада бәхетле яшьләр – Әлфинә белән Сәлимҗан.
Әйе, яшьлек мәхәббәтләрен саклап, бәхетле гомер кичерә алар. Бер-берсенә елмаеп кына карыйлар, күзләр генә тимәсен. Күпләргә үрнәк Гаделгәрәевларга корыч туйларын да бәйрәм итәргә насыйп булсын.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Читайте нас: