Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
29 гыйнвар 2020, 01:45

Бер гаиләдә биш милләт

Краснокама районында 27 бала тәрбияләүче гаилә бар. Краснокама районының Яңа Кабан авылында яшәүче гаиләдә 27 бала тәрбияләнә.

Краснокама районында 27 бала тәрбияләүче гаилә бар. Краснокама районының Яңа Кабан авылында яшәүче гаиләдә 27 бала тәрбияләнә. Гөлсирин Дербенева һәм Аис Маликовның үз балалары күптән үсеп чыгып киткән инде. 2011 елда алар тәрбиягә бала алырга була. Икенче елда ук балалар саны 9га җитә. Бүген гаиләдә тәрбияләнүче иң өлкән балага - 19, кечесенә 2 яшь. Биредә 2 бала - патронатка, икесе уллыкка алынган. Балаларның өчесе - инвалид, сигезенең сәламәтлегендә тайпылышлар бар. Гаиләдә урыс, башкорт, татар, мари, чуваш балалары тәрбияләнә. Гөлсирин белән Аис беркайчан да бертуган балаларны аермый. - Без герой түгел. Балалар ят булмый, шуңа да аларның һәркайсы кадерле, - ди алар.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/97585

Читайте нас: