Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
10 февраль 2020, 13:52

Дәүләт ярдәмен тоеп

Безне капка төбендә кар көрәп йөрүче яшь кенә егет каршы алды. Ул үзе хуҗа булып чыкты. Әмма аны берничек тә биш бала атасы дип күз алдына китереп булмый. Зур, иркен йортта өй тулы бала-чагадыр, дип керсәк, анда да тып-тын.

Олыраклары укуда, уртанчылары тыныч кына язу-сызу белән мәшгуль, ә иң кечкенә бала коляскада тыныч кына йоклап ята. Агач йортның һавасы да икенче, рәхәтләнеп сулыйсың. Ә бүлмәләрнең иркенлеге күңелгә тагын да ниндидер яңа тәэссоратлар бирә. Җиремҗи авылында яшәүче Гаяновлар гаиләсе бу. Кешене ризык йөртә, диләр, дөрестер. Агыйдел елгасы буенда туып үскән Яңа Янзигит егете Илнар белән Үзбәкстанда туып үскән Гөлмира ничек табышкан да, ничек Җиремҗигә килеп оя корган. Кызның дәү әтисе бу якныкы икән, әниләре дә шушы авылга күчеп кайткан. Нефтекамада укыган чакта танышып кавышкан яшьләр. 2010 елда дөньяга килгән уллары Илмирның аягы җиңел була. Аннары бер-бер артлы Гөлнара, Илгизәр, Гүзәл, Гөлназ дөньяга килә. Әле алар берсеннән-берсе кечкенә. Балалар тәрбияләүдә Гөлмираның әнисе булыша. Кышларын чанада, чаңгыда шуалар. Җәйге көннәрдә дә ул оныкларына күз-колак булып тора.
Гаилә башлыгы фермада бозаулар карый. Намуслы хезмәте өчен Әмиров АПКсының һәм район Советының Почет грамоталары белән бүләкләнгән. Өч ел дәвамында яшь гаилә әниләре белән бергә яши. 2018 елда «Яшь гаилә программасы» ярдәмендә йорт төзеп чыга алар. Тормышлары түгәрәк. Ишле гаилә дәүләт ярдәмен тоеп яши. Балага өч яшь тулганчы әни кеше өйдә утыра ала. Гөлнара белән Илмир мәктәптә түләүсез туклана. Укучыларны автобус килеп ала, кайтарып куя. Балам кайда йөри икән, дип борчыласы юк. Кайтуларына җылы, якты өйдә тәмле ашлар пешереп аларны әниләре көтеп тора. Эш сөйгән, Җир Анабызны яраткан кешегә авылда да рәхәтләнеп яшәргә мөмкинлекләр бар. Мал асрыйлар, җиләк-җимеш үстерәләр. Ишле гаиләдә балалар да эшкә өйрәнеп, энеләрен, сеңелләрен хәстәрләп, олыны олы, кечене кече итәргә өйрәнеп үсә. Гөлмира Кадир кызы һәм Илнар Әнфәс улы бәхетләрен гаиләдә тапкан, дип шикләнми әйтергә була.
Читайте нас: