Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
10 февраль 2020, 13:58

Ныклы гаилә – ил терәге

Һәркемгә эштән соң кайтып сыеныр җылы учак, якын кешең булу кирәк. Ә бу сыеныр учак – гаилә. Көнозын эштә арыган кеше шушы учак янында физик һәм рухикөч туплый, чөнки анда аны иң якын кешеләре, газизләре көтә.

Яңа Чокыр авылында да күп матур гаиләләр. Шуларның берсе – яратышып, хөрмәт итеп яшәүче пар Дифинә һәм Ришат Фазулҗановлар. Бербөтен булып яшәгәнгәдер, тормышлары мул һәм бәрәкәтле, күңелләре дә матур аларның.
Бөре медицина училищесын тәмамлап, Яңа Чокырга эшкә җибәрелгән Чургылды кызы Дифинәне тәү күрүдә үк үз итә Ришат. Өйләнешеп төп йорт урынында яңа йорт тергезәләр, ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалары да үзләренә охшап хезмәт сөючән, итагатьле булып үсә.
Фазулҗановларның һөнәр­ләре авыл җирендә алыштыргысыз. Ришат күп еллар инде Әмиров АПКсында механизатор булып эшли. Күпчелек хезмәте басу эшләре белән бәйле. Кыш көннәрендә тракторы белән фермадан тирес чыгара. Яңа Чокыр һәм Җиремҗи авыллары урамнарын да үз вакытында кардан чистартып, халыкка игелекле хезмәт күрсәтә. Аның авыл хуҗалыгындагы намуслы хезмәте Башкортстан Республикасының Почет грамоталары белән бәяләнгән.
Дифинә Миңнегали кызы бүген югары квалификацияле фельдшер. Ул Яңа Чокыр һәм күрше Җиремҗи авыллары халкына медицина ярдәме күрсәтә. Төп хезмәтеннән тыш, авылдагы җәмәгать эшләрендә дә актив катнашучыларның берсе ул. Берничә тапкыр авыл Советы депутаты булып сайланган. Фельдшер буларак, авылда үз сәламәтлекләренә битараф булганнар борчый аны.
– Андыйлар күп түгел, әмма бар әле. Гомумән алганда, сәламәт тормыш алып барырга омтылучылар саны арта бара: вакытында табибка күренергә тырышалар, кичләрен саф һавада йөриләр, – ди ул.
Ришат Рәхимҗан улының исә үз борчулары.
– Авылда яшәргә була ул. Юллар әйбәт, урам утлары куелгач, авылыбыз тагын да ямьләнде. Тик кибет юклыгы гына күңелне кыра. Шырпы-тоз кирәксә дә Җиремҗигә барырга туры килә. Безнең кебек үз көчендә булганнарга, техникалы кешеләргә бу әллә ни авырлык тудырмый, әмма авылда өлкән яшьтәгеләр күп, күчмә кибет оештырганда аларга зур ярдәм булыр иде, – ди ул.
Әйе, авыл өчен җан атып яшәүчеләр бар әле. Ныклы гаилә – ил терәге, дип юкка гына әйтелми.
Эльмира ГӘРӘЙШИНА.
Читайте нас: