Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
10 февраль 2020, 13:47

Тоташтырып дуслык сукмагын

Биҗ һәм Йосып авыллары халкына мәдәни хезмәт күрсәтүче Миләүшә Әхмәтова күп балалы гаиләдә туып үсә. Туган авылы Йосыпта бәхетле гомер кичерә. Мәктәпне тәмамлап, Нефтекамада тегүче һөнәрен үзләштергән кыз авылда ачылган «Хезмәт» җәмгыяте филиалы ательесында ирләр киеме тегү белән шөгыльләнә. Авылдашы Мәнсүдә белән бик тату, бердәм эшли алар.

Дөньялар үзгәреп ателье ябылгач, Йосып клубына эшкә башлый. Яңа эш белем таләп итә һәм ул, кечкенә кызын иренә калдырып, читтән торып югары уку йортын тәмамлый. Авыл җирендә яшәп, ай буе йорт-җирне калдырып торуны күз алдына китерү авыр түгел. Утын ягып йортны җылытырга, баланы тәрбияләп карарга, тамагын туйдырырга, сыерын саварга, җәен көтүгә чыгарга, кош-кортын тәрбияләп үстерергә – тавык чүпләп бетмәслек эш тормыш иптәше Нәҗипкә кала. Бүген эшендә һәм тормышында зур терәк булган тормыш иптәше һәм кызы Альбинага рәхмәтле Миләүшә. Сугыш ветераны булган әтисе Хәбибҗан да алар тәрбиясендә яши.
Диплом алып кайткач, яңа дәрт белән эшкә тотына ул. Үзенә йөкләтелгән эшне, нинди булуына карамастан, җиренә җиткереп башкарырга ярата. Ике елга якын Йосып клубы ябылып торды.Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев клуб ачуны хуплап чыккач, яңадан эшкә башлады. Гаиләсе белән бик тырышып клубны яңартты, юды, буяды алар. Анда үткән һәр мәдәни чараны җентекләп әзерли Миләүшә Әхмәтова. Мәдәният йортлары үткәргән конкурслардан да читтә калмый, тырыша, оештыра. Тамашачылар, авылдашларның күңеле булсын, рәхәтләнеп ял итсен, дип эшли. Гомер-гомергә күрше авыл халкы бердәм булды. Хатын-кызлар вокале, театр түгәрәкләре уңышлы эшләп килә. Концерт, спектакльләр белән якын-тирә авылларга да бара алар. Миләүшә үзе дә бик матур җырлый, шигырьләр иҗат итә. Аның иҗат җимешләре район гәзите битләрендә дөнья күрә.
Клуб эше үтә катмарлы һәм күпкырлы, анда ялгыз гына эшләп булмый, мәдәни чараларда катнашучы авылдашларына таянып эш итә ул. Туган-тумача, дус-иш, күрше-күләнгә һәрвакыт ишекләре ачык аларның. Озак еллар сайлау комиссиясе рәисе булып тора. Авыл Советы башлыгы белән киңәшләшеп, халык таләбен исәптә тотып барсын да тырышлык, сабырлык, үҗәтлек белән башкара Миләүшә Хәбибҗан кызы.
Читайте нас: