– Егетемне башка кызлар алып китәр дип, ул армиядән кайтуга эшемне ташлап авылга кайтып утырдым, – дип рәхәтләнеп көлә Тәнзилә. Тормыш иптәше Рәмис тә, Рязань шәһәрендә армия хезмәте үткәндә, мин кайтканчы алып китмәсәләр ярар иде, дип, эчтән генә ут йота идем, ди. Шулай булмый ни, Түбән Кодашта туып үскән, баскан җирендә ут чәчеп торган шаян, озын толымлы бу кызга мәктәп елларыннан ук гашыйк бит ул. Рәмистән бер генә сыйныф түбән укыды Тәнзилә . Көтәргә вәгъдәләр биреп аны армиягә озатып калды. Ике ел арада мәхәббәт хатлары йөрде. 1989 елның ямьле июнь аенда яшьләр, законлы никахка кереп, гөрләтеп туй итә. Бианасы Газимә, биатасы Рәсим киленнән уңа. Нефтекама шәһәрендә кассир-контролер, кондитер һөнәрләрен үзләштергән Тәнзилә аш-суга да оста, йорт җирен дә тәртиптә тота, өлкәннәргә дә ягымлы, күршегә сүзгә керми, белмәгәнен сорый, белгәнен үзе өйрәтә. Рәмис белән алар нәкъ бертөрле, туры һәм шаян сүзлеләр. Тәнзилә 7 ел урында яткан бианасын тәрбияләп карый. Авыру кешене карау күпме сабырлык таләп итүен һәркем белә, яшь килен барына да түзә. Иртән сыерын саварга, баласын да карарга, шул ук вакытта эшкә дә өлгерергә кирәк. «Урал» хуҗалыгында кассир булып эшли Тәнзилә. Кодашның гөрләп торган чаклары иде ул еллар. Рәмис армиядән кайткач радио челтәрләрендә эшли. Соңрак хуҗалыкның кортбакчасына күчә. Оста кортчы булган дәү әтисеннән өйрәнеп үскән ул бу кәсепкә.
Күркәм гаиләдә ике малай үсеп буй җиткерде. Алар җәйләрен әтиләренә бал кортлары карарга, печән әзерләшергә булыша. Бүген алар үз тормышлары белән яши. Олы уллары Илнар Нефтекама шәһәрендә төпләнде. Гаилә корып ике бала тәрбияли. Төпчекләре Илдан район элемтә бүлегендә эшли, әле башлы күзле булмаган. Бәшәровлар гаиләсе ихата тутырып мал, кош-корт карый, бал кортлары тота. Үзләреннән артканын сатып җибәрә. Җәйләрен җиләк-җимеш, гөмбә җыеп кышкылыкка мул ризык әзерләп куя алар. Ел әйләнәсенә алардан кунак өзелми. Ял вакытларында ерак Себердә яшәгән туганнары кайтып җыела. Авылдашлар, күрше-тирә, сыйныфташлар белән дус-тату булып, аралашып яши алар. Мунча керергә, әниләренең тәмле бәлешләрен ашарга атна саен балалары кайта. Киленнән дә уңды Тәнзилә, үзе кебек уңган, җор телле.
Нефтекамада укып йөргән вакытта бер укытучы Тәнзиләгә, син сатучы булыр өчен тугансың, башка эш эзләп тә йөрмә, дип әйткән булган. Алдан күрә белгән ул. Егерме елдан артык Тәнзилә шәхси эшкуар кибетендә сатучы булып эшли. Үз эшен яратып, намус белән башкара. Сатып алучылар белән ихлас сөйләшә, кирәк икән, киңәшен дә бирә Тәнзилә Тәлгать кызы.