Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән әниебезгә кечкенәдән кычыткан, балтырган, алабута тәмнәрен татырга туры килә. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе Мөгалимне хезмәт армиясенә алалар. Кызганычка каршы, ул кире кайталмый.1943 елда аның үле хәбәре килә.
Әтисез калсалар да әнисенең, өлкән туганнарының ярдәмен тоеп яши әниебез. Үзе дә бик теремек бала була. Кечкенәдән тальян гармунда уйнарга өйрәнә, җыр-биюгә оста була. Чигүгә, ыргак белән бәйләүгә утырса, кулларына күз иярми, аш-су пешерсә – телеңне йотарлык.
Әниебез Аук-Бүләк, аннан соң Бәдрәш, Аксәет мәктәпләрендә белем ала, Уфа шәһәренең һөнәрчелек училищесында пешекче, штукатур-маляр һөрләрен үзләштерә. Айлы кичләрдә очрашып йөргән егете Фәнәви Тимерхановка кияүгә чыга. Кызганычка каршы, беренче балалары кыска гомерле була. Озак көттерми уллары Фәнис дөньяга аваз сала. Яшь гаилә чирәм җирләрне эшкәртүгә юллана. Анда инде аларның кызлары Зөһәйрә туа. Якыннары янында булса да әниебез туган ягын сагына. Яшәү шартлары да кызыгырлык түгел. Өченче баласы туарга торганда әниебез Бәдрәшкә кайтып төшә. Тормыш иптәше белән юллары шулай аерыла.
Безне дәү әни белән Кәнифә апа тәрбияләргә булышты. Әниебез фермада эшли, соңрак хуҗалыкта пешекче булып хезмәт салды. 30 яшендә ул тормышын Салаевкадан Зөфәр Фәрхуллин белән бәйли. Алар бер-берсен тиң-тигез күреп, ярты сүздән аңлашып яшиләр. Шушы гомер эчендә ике йорт салырга өлгерде алар. Якыннарыбызның никахлашуына быел 50 ел тулып узды.
Нәселдән килгән яхшы сыйфатлар безгә дә күчкән – олы улы Фәнис малчылыкта эшли, кызлары Зөһәйрә китапханә системасында хезмәт сала, Фидәнис Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының физика һәм нанотехнологияләр кафедрасында белем бирә, Фәнидә Екатеринбургта яши, лаеклы ялда.
Газиз әниебез, юбилеең котлы булсын. Кайгы-хәсрәтләр сине урап үтсен. Балаларыңның оныкларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, йортыбызның утын сүндермичә, тиң-тигез гомер итүеңне телибез.
Иң изге теләкләр юллап, балаларың Фәнис, Зөһәйрә, Фидәнис, Фәнидә, киленнәрең, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың, якыннарың Дания-Инзәлиф, күршеләрең, туганнарың.
Реклама хокукында.