Барлык яңалыклар

Яңа үрләргә омтылып...

Наталья Рафик кызы тормыш иптәше Миңнехан Шакиров белән өч ул тәрбияләп үстергән. Өч улы да спорт яратып, мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлый, армия сафларында хезмәт итеп кайта. Югары белем алып, тормышта үз юлларын тапкан шәхесләр алар.

Олы улы Альфред – эшкуар, район үзәгендә храм төзеткән кеше. Уртанчы улы Илһам БР Авыл хуҗалыгы министрлыгында дәүләт күзәтчелеге буенча баш инженер булып хезмәт сала. Төпчек уллары Илгиз гомерен укытучы, тренер һөнәренә багышлаган. Абыйлары кебек сабыр холыклы, тыныч, таләпчан булып буй җиткереп, акыл туплап, Свердловский дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Мәктәптә укыганда ук волейбол буенча чемпион исеменә лаек булган Илгиз Шакиров 13 ел Югары Тәтешле 2нче мәктәбендә физкультура дәресләре укыта. Хәзерге вакытта балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тренер вазыйфасын үти. Бирегә шөгыльләнүче балалар бик теләп килә. Ул җитәкләгән баскетбол командасы зур уңышларга ирешә. 2019 елда укучылар арасында үткән республика ярышларында Башкортстан чемпионы исеменә лаек булдылар. Баскетбол, волейбол уеннары аларда җитезлек, сәламәтлек, тиз уйлау сәләте тәрбияли, үз-үзләрен якларга ярдәм итә. Намуслы хезмәте өчен Илгиз Миңнехан улы БР Мәгариф министрлыгының Почет грамоталары белән бүләкләнә. Башкортстан Республикасының иң яхшы физкультура укытучысы, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы дигән югары исемнәргә лаек.
Армия сафларынан йөреп кайткач, 3нче класстан башлап бер парта артында утырып укыган Земфира Хөрмәт кызы белән тормыш кора. Гел бергә булгач, мәктәп елларыннан ук туганнар кебек якын, газиз, аерылгысыз җан булган алар.
Земфира Уфа мәдәният училищесының художество-графика факультетын тәмамлый. Укып кайткач, район мәдәният сараенда рәссам булып эшли. Яңа Тәтешле музеен бизәүгә күп көч сала. Аның сурәтләре озак еллар пионер лагеренда саклана. Рәсем ясауга мәхәббәт аның әтисеннән килә. «Майлы төсләр белән бик матур картиналар тудыра иде», – дип хәтерли Земфира әтисе турында. Әмма ул һөнәре буенча декретка чыкканчы гына эшләп ала. Тормыш иптәше белән киңәшләшеп, эшкуарлык белән шөгыльләнә башлыйлар алар.
«Мин җәй көннәрендә балыкка йөрергә яратам. Хатыным гөлләр үстерергә оста – җәй буе бакчабыз шау чәчәктә утыра. Гомумән, ул бик тырыш, уңган, әниемә охшаган. Бар эшне дә уртага салып, киңәшләшеп башкарабыз. Гаилә белән бергә чит илләргә йөрергә вакыт табыла. Ике улыбыз да югары белемгә ия. Олысы, Эдуард, өйләнеп, Ижевскида яши. Кече улыбыз Илдан Башкорт дәүләт университетының икътисад факультетында белем алды. Әлеге вакытта ул Дагыстанда армия сафында хезмәт итә. Тормышыбыздан канәгатьбез. Безнең яшәвебез дә спорт кебек, яңадан-яңа үрләргә омтылып яшибез. Тукталып тору юк. Бизнеста да шулай, бу дөнья куу түгел, заман тәлабе», – ди балаларда спортка сөю тәрбияләгән Илгиз Шакиров.

Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Читайте нас: