Әти-әниебезнең яшьлек тормышы Нуриман районының матур җирендә – җырлы-моңлы калын урманнары, кая таулары булган Сарва авылында башлана. Тәтешле якларыннан урман кисәргә килгән әниебезгә әти бер күрүдә гашыйк була. Озак та үтми, алар гаилә корып җибәрә. Авыл җирендә халык ничек матур яшәсә, шулай тырышып, күркәм гаилә булып яши алар. 1965 елда яшь гаилә әнибезнең туган ягы Тәтешле районы Югары Тәтешле авылына күчеп килә.
Гаиләдә ике кыз, бер ул тәрбияләнеп үстек. Һәрберебезгә яхшы тәрбия биреп, олы тормышка озатты алар. Гел бергә булып мал карадылар, бакча үстерделәр, урман кисеп, утынын, печәнен хәзерләделәр. Авылда тормыш җиңелләрдән түгел, әмма безнең кадерле кешеләребезнең теленнән зарлану авазы чыкканы булмады.
Һәр эштән ямь, тәм табып яши белде алар. Әтиебезнең хезмәт кенәгәсендә бер генә язу – водитель. Әти автомобиленнән башка хезмәтен күз алдына да китерми. Ул 30 ел «Башнефть-Краснохолм» җәмгыятендә эшләп, лаеклы ялга чыкты. Әниебез дә шул ук оешмада эшләде. Ә аның төп һөнәре кайгыртучан, игътибарлы, назлы әни булу иде. Аларның намуслы хезмәте күп санлы почет грамоталары һәм медальләр белән билгеләнгән. Әле булса: «Эшләп кеше үлми, эштән курыкмагыз, тырыш булыгыз!» – дип өйрәтә алар безне.
Без күптән инде үз тормышыбыз белән яшибез. Балалар үстереп , оныклар сөябез. Ә әти-әни күңелендә без һаман да шул нәни бала сыман. Бүгенге көндә кадерлеләребезнең алты оныгы, сигез оныкчыгы бар. Газизләребез шушы зур гаиләнең тоткысы булып, безне берләштереп, күрештереп торучылар, сагынып көтеп алучылар.
Гомерләре изге хезмәттә үткән, тормыш авырлыкларын икәүләп җиңгән кадерле әти-әниебезне күркәм гаилә бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз.
Сез безнең өчен иң кадерле кешеләр. Безнең өчен дә, оныкларыгызга да зур үрнәк булып яшисез. Алдагы көннәрегездә дә бер-берегез белән тиң-тигез гомер итеп, һәр туар көнегез сәламәтлектә, татулыкта, шатлык-бәхетләргә төренеп кенә үтсә иде, дибез. Сезнең белән тормыш ямьле, мең рәхмәтләр әйтеп, әти-әни, сезнең алда баш иябез. Әле озак еллар сезнең изге догаларыгызны тыңлап, йөрәк җылыгызны тоеп яшәргә насыйп булса иде.
Иң изге теләкләр юллап, кызларыгыз Фаилә, Наилә, улыгыз Альберт, кияүләрегез Рәис,
Рамил, киленегез Гүзәл, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.