Басуга чыксалар, җиләккә барсалар, Борис тын гына урман эченә кереп югала. Якыннары савытларын сусыл тәмле җиләк белән тутыруга, күзләре елмайган, күңеле күтәрелгән, кулларына кәкре-бөкре агачлар, тамырлар тоткан табигать баласы да килеп чыга. Әлбәттә, шушы вакытта инде аның чиләге дә җиләк белән тулган була. Бу шөгыле аның балачактан килә, агачтан юнып сыннар ясау белән мавыга ул. Борис Хәким улы эшләнмәләре йортының һәр почмагында урын алган. Болан мөгезеннән башлап еланга, торнага охшаган тамырлардан иҗат ителгән үзенчәлекле дөнья чагыла. Бик күпләре дуслары, туганнарына бүләк булса, берничә иҗат җимеше мәктәп музеенда саклана.
1984 елдан алып ул Кодаш мәктәбендә география укытучысы булып хезмәт сала. Шушы елларда укучылар белән Урал тауларына, Казанга походларга баралар, Башкортстанның табигать казылмалары белән танышалар. Ул елларда төрле тауларда табылган сирәк очрый торган минерал ташлар да музей киштәләрен бизи. Шулай ук Бирскидан алып кайткан мамонт сөяге әле булса белгечләрдә кызыксыну уята. Әйтергә кирәк, 1990 елларда Флүрә Вәлиева белән шушы музейны булдыруда янып йөргән кеше ул Борис Габделисламов.
Балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән Борис тумышы белән Чакмагыш районы Тузлыкош авылыннан. Үз көчләре белән яшәп көн күргән дүрт бала анасы Хадыйка тракторда, комбайнда эшли. Сугыштан кайткан әтисе Хәким колхозда хезмәт сала. Гаиләдә өч бала мәктәпкә йөри, өчесенә бер сумка, бер сырма. Шундый хәлләрдә яшәп ятканда әтисе урманчыдан сорамый гына урманнан арба белән чыбык-чабык алып кайта. Икенче көнне таң алдыннан тәрәзә шакыйлар. Әй, булган заманнар. Бер чыбык өчен башларны ашый торган чаклар. Эшнең зурга китәсен сизенгән Хәким гаиләсен тиз арада Таҗикстанга алып чыгып китә. Бер-ике ел чамасы читтә яшәгәч, туган якларын сагынып Бирскига кайтып төпләнә алар.
Борис армия сафында хезмәт итеп кайта. Читтән торып кичке укуларга керә. Марксизм, Ленинизм университетында белем ала. Беркөн кайтканда аның алдыннан калын толымнары табанына җитеп торган кыз атлавын күреп кала. Егетнең йөрәге дөп-дөп тибә. Шулай ул аны ятагына кадәр озатып куя. Икенче көнне танышалар. Өч ел дуслашып, очрашып йөриләр. Кулга диплом алып, аерылышу вакытлары җитә. Аягында нык басып торган Борис кызны югалтасы килми. Тәтешле районының Салаевка авылындагы Фатыйма һәм сугыш ветераны Хәмит гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килгән Розалиянең гаилә учагы шулай кабына. Химия-биология факультетын тәмамлаган яшь белгечне Үгез авылы мәктәбенә тәгаенлиләр. Борис Хәким улы Бирскида спорт мәктәбендә белем бирә. Кызлары Айгөл тугач, Розалия Хәмит кызы балалар бакчасына эшкә керә. Күп тә үтми гаиләдә икенче кыз Лилия аваз сала.
Партия кайда кушса, шунда булдык, дип хәтерли Борис Габделисламов. 1984 елда алар Кодашка кайтып төпләнә. Кызлары Гөлназ да шушында туа. Башта мәктәп фатирында яшәсәләр, соңрак үзләренә күркәм йорт җитештереп чыга алар. Розалия Хәмит кызы биология-химия дәресләре бирсә, Борис Хәким улы егетләргә хәрби белем нигезләрен өйрәтә һәм география дәресләре укыта. Бирский питомнигыннан ЗИЛ машинасына төяп, үсентеләр алып кайталар. Мәктәп бакчасына сортлы алмагачлар, карагат үсентеләре утырталар. Инде лаеклы ялга чыгуларына берничә ел, ә алар тырышлыгы белән булдырылган бакча әле булса укучыларны, авылдашларын җимешләре белән сөендерә.
Менә шундый мавыктыргыч, тынгысыз һәм файдалы үткән Габделисламовларның хезмәт еллары. Розалия Хәмит кызына «Русия Федерациясенең мәгариф отличнигы», ә Борис Хәким улына «Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы» исемнәре бирелгән. Икесенә 80 елга якын педагогик стажга, хезмәт ветераны исеменә лаек булган алар.
Кызлары да, югары белем алып, тормышта үз парларын табып, бәхетле яшиләр. Айгөлләре Нижневартовск шәһәрендә нефтьче-лаборант, тормыш иптәше белән ике кыз үстерә. Уртанчы кызлары Лилия гаиләсе белән Казанда төпләнгән, биш балага гомер биргән бәхетле ана. Төпчекләре Гөлназ Ижевск медицина академиясен тәмамлап, терапевт булып эшли, өч кыз үстерә.
«Ун оныгыбызга шатланып яшибез. Җәй көннәре алар белән үтә. Дәү әни, дәү әти, дип өзелеп торган оныкларыбыз кайткач, үзебез дә яшәрәбез, бөтен сырхаулар онытыла», – ди алар.
Тормыш дигән олы юлдан гел янәшә атлап барган Розалия ханым белән Борис ага быел 70 яшьлек юбилейларын каршылый. Ә күңелләре һаман унсигездә кебек. Тормышның матурлыгын тоеп, татулыкта, бердәмлектә гомер кичерә хөрмәткә лаек мәкалә геройларым.