Әрибаш авыл һөнәрчелек училищесында слесарь-водитель таныклыгы алгач, колхозда трактор ярдәмчесе, клубта ягучы булып эшли. Әтисе Мөдәрис яшьли генә авырый һәм ун елга якын урында ятарга мәҗбүр була. Әти кешене күтәреп карарга, тәрбияләргә кирәк. Энесе кечкенә. Шул сәбәпле Рөстәмне армиядән азат итәләр. Әтисе каты авырудан 45 яшен дә тутырмый бакыйлыкка күчә.
Рөстәм гаилә корып, үзаллы зур йорт тергезеп чыга. Эштән курыкмый, балта остасы да, эретеп ябыштыручы да, төзү эшләренә дә кулы ятышлы. Унбер ел «Дэмен» колхозында төзүче-бригадир булып хезмәт сала. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип юкка гына әйтмиләр бит. Үз йорты гына түгел, авыл сулышы да кызыксындыра егетне. Рөстәм Туктамышев авыл ихаталары торышын, кайда нинди гаилә яшәгәнен, күпме бала туганын белә, авылның киләчәге өчен җан атып яши. Ул әле бер елдан артык кына староста вазыйфасын башкара. Туган авылының чисталыгы, юллар торышы, йортларга зәңгәр ягулык кертү мәсьәләләре борчый аны.
Урындагы башлангычларны хуплау программасына таянып, бүгенге көндә авыл урамнарын төзекләндерү эше бара. Аны «Мегабит» җәмгыяте хезмәткәрләре башкара. Бигәнәйнең дүрт урамына да комташ салынып тигезләнә. «Авылда гаилә корып, тормыш көткән кешегә иң мөһиме – юл төзеклеге», – дип канәгать елмая ул. Көздән энесе Леонир белән авыл янындагы ике чишмәне төзекләндереп куйган алар. Ел саен зират киртәләрен ныгыту, аның эчен тазарту эшләре оештырыла. Урамнарда чисталык өчен дә борчыла ул. «Халык аңлы бездә, чисталыкка зарланмыйбыз. Үз фельдшер-акушерлык пунктыбыз бар, кибет эшли, күпләребез икмәкне сатып кына алабыз. Клуб вакытлыча ябылып тора. Ә кайчандыр әти-әнием хезмәт салган зур мәктәп башлангыч сыйныфлар өчен генә калды. Улыбыз Даниэль шул мәктәптә 2нче сыйныфта укый, ә җиденче сыйныфта укыган кызыбыз Дарья белән тормыш иптәшем Алира Владимировна Түбән Балтач мәктәбенә йөреп укый һәм эшли. Әлеге вакытта гаиләм өйдә булгач, миңа җәмәгать эшләрен башкару күпкә җиңелрәк», – ди староста.