Мин дә шушы көннәрдә 85 яшен тутырган газиз кешемне гәзитебез аркылы котлап үтәргә булдым. Әниебез Зөләлә Сафина 1935 елның 3 июнендә Бакалы районы Яңа Корыч авылында дөньяга килә. Сугышка киткәндә картәтиемнең: «Кызымны укытучылыкка укыт», – дигән сүзләрен картыем наказ итеп ала. Кушнарен педагогия училищесын тәмамлаган кызны юллама буенча моңа кадәр ишетмәгән-күрмәгән Тәтешле районынына җибәрәләр. Ифрат матур табигатьле Кыткы-Елга авылы аны каршы ала. Менә шунда инде ул әтиебез Нәгыйм Сафин белән таныша да.
Әниебезнең хезмәт кенәгәсендә бары бер язу – хаклы ялга чыкканчы ул башлангыч сыйныфлар укыта. Үзенең биш баласына гына түгел, укыткан һәр укучысына йөрәк җылысын өлгәшә. Ул чор укытучыларына хас булганча, әниебез агитатор да булган, лозунглар язып, җыелышларда чыгыш ясаган. Аның матур тавышы, сәхнәләрдә чыгыш ясавы әле дә авылдашлары хәтерендә. Донор буларак 29 тапкыр кан биреп, күпме гомерләрне алып калгандыр. Бәлки безне итәгенә алып сөяргә әнкәйнең вакыты да калмагандыр, әмма кайда гына булсак та, ни генә кылсак та, әти-әни бу вакытта ни эшләр иде икән, дип уйлый торган идек. Бүген һәркайсыбыз үз гаиләсе белән матур тормыш көтә. Төзүче, шофер, сатучы, медицина хезмәткәре һөнәрләрен үзләштереп, үз урыныннарыбызда лаеклы эшләп, алар йөзенә кызыллык китермәскә тырышып яшибез.
Кызганычка каршы, моннан биш ел элек әтиебез мәрхүм булды. Аны сагынып бик еш искә алабыз. Әнкәебез бүген балалары тәрбиясендә яши. Әле дә теремек, тиктормас ул. Үзенчә әйтсәк, кулларын-буыннарын язып, түгәрәкләр бәйли, намазын калдырмый, уразалар тота.
Әйе, бу көннәрдә безнең гаиләбездә зур тантана. Без бергәләшәп газиз әниебезнең гомер бәйрәмен каршылыйбыз. Еллар үткән саен күңел һаман да әле аның назына омтыла, аның барлыгын, җылысын тоеп яшәү безгә көч бирә. Әнкәй, гомер буе зур җаваплылык сорый торган эштә эшләдең. Әтиебез белән безне, балаларыңны, туры юлдан атларга өйрәттең, хәзер дә зирәк, акыллы киңәшләреңне биреп яшисең. Көн-таң атса, синең барлыгыңа куанабыз, әни, дип эндәшә алуыбыз белән чиксез бәхетле без. Бүгенге көндә син безгә ышаныч та, терәк тә, әти дә, әни дә. Шушы яшеңә җитеп, төрле мизгелләр кичереп тә, бер генә дә зарлануны, уфтануны белмисең.
Кадерле, газиз әниебез! Сине олы гомер бәйрәмең белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә исән-сау калып, газиз балаларыңа, туганнарыңа терәк-ышаныч булып, тынычлыкта яшәргә насыйп итсен!
Буразналар сызып маңгаеңа
Күпме еллар, юллар үткәннәр.
Шомырт кебек кара чәчләреңә
Энҗеләрдәй чаллар төшкәннәр.
Рәхмәт, әни, барсы-барсы өчен,
Без бәхетле синең яныңда.
Киңәшләрең кирәк авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син булганда.
Нигә генә тиңлик икән сине,
Син бит, әни,тормыш бизәге!
Йөрәк түрләреңнән өзелеп төшкән
Бәгыреңнең бездер үзәге.
Кояш, дисәк, кояштан да кайнар,
Аем, дисәк, айдан яктырак!
Бу дөньяның тиңсез байлыгы син,
Юктыр берни синнән затлырак.
Сине яратып һәм хөрмәт итеп, биш балаң, 10 оныгың
һәм 10 оныкчыгың исеменнән кызың Резеда Хәсәнҗанова.
(Реклама хокукында).