Барлык яңалыклар

Әткәй – җирдә иң зур кеше

Тормышның агын-карасын, көенечләрен-сөенечләрен күргән, гаилә корып, балалар үстергән, гомере намуслы хезмәттә үткән кадерле кешебез Кадим Шәйдуллин күркәм юбилеен – 85 яшен каршылый.

Ул Мөхәмәдулла Шәйдул­линның ишле гаиләсендә туып-үскән. Ун баланың дүртесе ачлыктан вафат булган, алтысы исән калган. Әнисе иртә мәрхүм булып, ятимлек ачысы кичергән безнең әти . Ун яшеннән ялан аяк авыл көтүен көткән. Аягыма каты нәрсә кадалып, ертылып, чиләнеп бетә иде, дип хәтерли ул. Алма агачыннан ерак төшми, ди халык. Әтисе кебек эшкә пештек, тик тормый торган Кадим үги әни белән калса да, аңардан начар сүз ишетми. Җәйләрен табак-савытларын җыеп елга буена алып төшә, песоклап ышкып чистарта. Агач эшенә дә кулы ятышлы, өйдә киштәләр, шкафлар ясый. 16 яшьтән аны ФЗОга җибәрәләр. Бер ел укыгач, өч ел төзелештә эшли, алган акчаларын әрәм-шәрәм итми, җыеп бара. Өйләнгәч, шул акчага йорт салып керәләр. Безнең әти эшен җиренә җиткереп башкара торган кеше. Яшь чагында Чыршы бәйрәмендә уйнап йөргән Динәгә күз сала. Икенче тапкыр үсеп буй җиткән, толымнары биленә төшеп торган кызны бәрәңге басуында очрата. Аңа болын чәчәкләре бүләк итә. Шулай дуслашып, яратышып кавышкан алар. Сине югалтмадым бит, дип, әле дә әниебезгә сөеп карый. Аллаһка шөкер, гаилә коруларына быел 61 ел тулды.
Ул районара төзелеш оешмасында баш инженер вазыйфасын башкарды. Партия әгъзасы, коммунист буларак җыелышлар үткәрде, эш дип янып яшәде. Таң белән чыгып китә, соң гына кайтып керә. Мотоциклда тузанга батып кайтса да, күңеле көр булды, чөнки районда төзелеш гөрләп бара. Колхозларда – фермалар, гаражлар, авылларда мәктәп, клублар төзелә. Аның карамагында 202 төзелеш объекты үсеп чыккан. Үзе эшләгән оешмада да күп төзелеш эшләре оештырды. Тормышы гөрләп торды. Һәр калкып чыккан бина өчен җаваплылык хисе тоеп, борчылып яшәде ул. Җитәкчеләр белән киңәшләшеп, күпме кешене эшкә урнаштырып, ялгыш юллардан алып калды. Беркайчан да авызына тәмәке алмады, йөз грамм да кабып кайтканы булмады. Әти, тормыш иптәшем, дип аны хөрмәт итеп яратып яшибез. 40 ел бер оешмада эшләп лаеклы ялга чыкты. Аның бу эше шулкадәр канына сеңгән, башта ялгышып иртән эшкә чыгып китә иде. Юклык вакытта аның кулында барсы да бар иде. Әмма аның өйгә бер кадак та алып кайтканы булмады. Булганына канәгать булып, кешеләргә изгелек кылудан ямь табып эшләде кадерлебез.
Хөкүмәтебез тарафыннан да аның хезмәте зур бәяләнде. Русия Федерациясенең атказанган төзүчесе, хезмәт ветераны, «Почет билгесе» ордены, «Намуслы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.
Йортта да күпләп мал-туар, кош-корт, бал кортлары тоттык. Алмагачларга ул үзе прививка ясап үстерде. Хәтта бер алмагачның дүрт төрле алма биргәне дә бар. Күп еллар виноград үстереп, җимешләренә куандык. Аңардан күреп, без, уллары да, эшкә өйрәндек.
Безгә төпле тәрбия биргән, олы тормыш юлына бастырган әтиебез, сөекле тормыш иптәшем Кадим Мөхәмәдулла улын күркәм юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Әле булса фәһемле киңәшләреңне тотып, синең ярдәмеңне тоеп яшибез. Сиңа ныклы сәламәтлек, тиң-тигез гомер, һәр туган яңа көнгә сөенеп, рухи кыйммәтләреңне арттырып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, киләчәккә өметләр белән яшәвеңне телибез.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Динә, улларың Марат, Азат, киленнәрең Римма, Миләүшә һәм онык-оныкчыкларың.
(Реклама хокукында).
Читайте нас: