Барлык яңалыклар

Матур гомер юлы

Cабырлык, юмартлык һәм җитезлекнең тере гәүдәләнеше бармы, дип сорасалар, ике дә уйламыйча, Рәдифә апага төртеп күрсәтер идем. Күз күрмәгән, якыннан таныш булмаган йолдызлар, тагын әллә кемнәр арасыннан эзлисе түгел аларны. Гади, тормышның ямен белеп яшәүче кешеләр арасыннан күзләргә кирәк. Арабызда үрнәклеләр күбрәк.

Яраткан апабыз Нургалиева Рәдифә Шәмсемөхәммәт кызы Шулган авылында ямьле июнь аенда дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, Акбулат мәктәбендә лаборантка булып эшли. Нәкъ Шулганнан Акбулатка барган чакта гомерлек тормыш иптәшен – Сабанчының чибәр егете Ильяс Шәрифгали улын (әниемнең энесен) очрата. Бер күрүдән бер-берсенә гашыйк булып, озак та тормый Рәдифә апа ямьле Сабанчы авылына килен булып төшә. Кайнәсе Газимә белән бергәләп җиде ел тату гомер итә алар. Гаиләне тулыландырып, бер-бер артлы ике ул, бер кыз дөньяга килә. Аларга, яратып, Илшат, Илсур, Индира, дип исем кушалар.
1969 елда гаилә Югары Тәтешлегә күченә. Рәдифә апа ашханәдә пешекче булып эшли. Һәр кергән кеше аның тәмле ашларын мактап, рәхмәт әйтеп чыгып китә. Күпмедер вакыттан соң Шулганга яшәргә кайталар. Чөнки Ильяс абыйны Шулганга авыл Советы рәисе итеп чакыралар. Авылга кайткач та Рәдифә апа мәктәп ашханәсендә мөдир булып эшли башлый. Ул чордагы укытучыларны, укучыларны әле дә сагынып искә ала ул. Ильяс абый бергә эшләгән иптәшләре белән кайчан гына кайтып кермәсен, Рәдифә апаның сый тулы өстәле һәрчак әзер була. Ул Ильяс абыйга гомер буе терәк кенә дә түгел, тәмле теле, ягымлы карашы белән башкарган эшенең хаклыгына ышандырып, көч биреп торган акыллы хатын.
Кызганычка каршы, бала кайгысы да күрергә туры килде аларга. Ә 2010 елда, көтмәгәндә, Ильяс абыебыз арабыздан китеп барды. Рәдифә апа бу олы кайгылардан югалып калмыйча, ныклы ихтыярлы булып, тормыш көтүне дәвам итте.Төп йортның утын сүндермичә, йортын төзекләндереп, мал карап, бакча тутырып җиләк-җимеш үстереп яши апабыз.
– Кайда гына яшәсәк тә, күршеләремнән уңдым, – ди ул. Ләкин моның өчен үзең дә бик акыллы, ярдәмчел булырга кирәктер. Бүгенге көндә Рәдифә апа ихтирамлы әни, дәү әни. Кызы һәм уллары югары белемле белгечләр, һөнәрләрен яратып башкаралар. Олы улы Илшат Югары Тәтешледә тормыш иптәше Инзилә Рәфкать кызы белән тату гомер итә. Лачындай ике ул тәрбияләп үстерделәр. Ә кызы Индира тормыш иптәше Азат белән Нефтекама шәһәрендә яши, ул һәм кыз тәрбиялиләр. Дүрт оныгы белән бәхетле дәү әни ул. Кайчан күрешеп сөйләшсәң дә, Рәдифә апа сүзне балаларыннан, килен-кияүләреннән, оныкларыннан башлый. Алар турында бик яратып, сөенеп сөйли ул.
Тагын да шуны әйтәсе килә: Рәдифә апа гомер буе тормыш иптәшенең барлык туганнарын хөрмәт итеп яши. Барыбызның да туйларны оештыручы, киңәш бирүче, табын өчен җаваплы оста пешекче булды. Безнең татар халкына хас булган бәлешләрне, коймак-тәбикмәкләрне аннан да остарак пешергән кешене күргәнем юк әле. Апабыз булганга гына мактавым түгел, аның ризыкларын авыз иткән кешеләрдән ишеткән сүзләргә таянып әйтә алам моны. Күз алдымда шундый үрнәк булганда, бик күп нәрсәләрне өйрәнергә була әле. Якын­нарының, тормышның, туган җиренең, авылдашларының кадерен белеп яшәүче, балаларым, дип өзелеп торучы кадерле кешебезне чиксез яратабыз.
Ризәлә Галиева.
Чургылды.
Читайте нас: