Максатына омтылучан бу егетне мин балачагыннан беләм. Мәктәп елларында ук үзенең укуга да, эшкә дә үҗәт булуын исбатлап өлгергән иде. Югары Тәтешле 1нче урта мәктәбен уңышлы тәмамлауга шулай ук уңышлы гына итеп Ижевск медицина академиясе студенты булып китте. Аның хирург белгечлеге сайлавына да гаҗәпләнмәдек, булдыра торган егет, менә дигән профессионал булыр, дип юрадык. Һәм уйларыбыз дөрескә дә чыкты. Булат югары уку йортын тәмамлап, ике ел Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасының хирургик авырулар һәм яңа технологияләр кафедрасында ординатура үтеп, менә инде ике ел Нефтекама шәһәр дәваханәсендә табиб булып эшли. Күрүебезчә, яшь кенә булуына карамастан, пациентларының ышанычын һәм тирән ихтирамын яулап өлгергән дә инде.
Авыру кешедә һәрвакыт курку яши бит. Терелерменме, нинди табиб кулына эләгермен, операциям уңышлы үтәрме, дигән уйлар белән яши ул. Әйе, гомер бер генә, пычак астына яту җиңелдән түгел, аның киләчәктә тулы канлы тормыш белән яшәп китүе дә табибның игътибарлылыгына, сүз көченә һәм профессиональлегенә бәйле. Ә яхшы табиб булу өчен Ходайдан салынган көч кирәк. Менә Булат Өлфәт улына да бу сәләт табигатьтән бирелгәндер. Аның әнисе Рима Нәдим кызы шулай ук гомер буе район үзәк дәваханәсендә хезмәт итә бит, якын туганнары арасында да язмышын шушы һөнәргә багышлаганнар байтак. Димәк, аның да сынатырга хакы юк.
Дөресрәге, сынатырга исәбе дә юк аның. Үз һөнәре нечкәлекләренә тулысынча төшенгән яшь хирург бүген катлаулы планлы һәм ашыгыч операцияләр өстендә эшли. Талантлы белгеч бик еш 1нче хирургия бүлеге мөдире вазыйфасын башкара, дежур сменасының өлкән хирургы булып тора.
– Үз эшемне бик тә яратып алып барам. Үз-үзеңне тулысынча һөнәреңә багышласаң гына уңышларга ирешеп була. Пациентларыңның савыгуын күрү, алардан рәхмәт сүзләре ишетү – табиб өчен зур шатлык ул. Шушы авыр да, җаваплы да һөнәрне сайлавыма бер генә минутка да үкенгәнем юк, – ди якташыбыз.
Төп эшеннән тыш вакытын ул спортка бүлә. Атлетларга хас гәүдәсенә карасаң, аның никадәр нык, рухи көчле булуына инанасың. Тренажер залында даими күнегүләр – менә аның хоббие. Әйе, сүз дә юк, булдыклы егет. Андыйлар белән горурланмый мөмкин түгел. Алга куелган максатларына илтәр юллары киң һәм ышанычлы булсын. Хөрмәт һәм ихтирам зур тырышлык белән яулануын аңлаган якташыбызга уңышлар һәм уңышлар.