Барлык яңалыклар

Гомеркәйнең матур чагы гына, гүзәл чагы гына тормышның

– Әни, әйдә, мин дә дәфтәр тикшерергә булышам.– Булыш соң.– Менә монысы пөхтә язылган, әни, әйдә «бишле» куйыйк. – Юк, балам, пөхтә язылса да, хаталары бар шул. Аңа бүген «дүртле» куярбыз, яме. – Әни мин дә синең кебек укытучы булыр идем...

Кечкенә Наиләнең бер кочак дәфтәр тикшереп утырган әнисе яныннан һич китәсе килми. Эшкә киткәч, бик сагына шул ул аны. Тик әнисенең эше һич бетәрлек түгел. Әнә ул, китап-дәфтәрләрен япты да, тегү машинасы артына утырды...
Әйе, гомер буе Ялгызнарат мәктәбендә балалар укытты аның әнисе Сәлимә Каһабил кызы. Аңа охшап, Наилә дә педагог булу теләге белән буй җиткерде. Тик әнисенең генә, кызын авыр эштән кызганыпмы, педагог итәсе килмәде. Әнисе сүзен екмады Наилә –Уфага нефть институтына юл алды. Тик конкурстан үтмәгәч, Гәрәбаш мәктәбенә озайтылган көн төркеменә эшкә башлады. Икенче елга Бөре педагогия институтына юл алды ул. Бу юлы да хыялы тормышка ашмагач, Иске Сикияз авылына башлангыч сыйныфлар укытырга китте.
Яшьлегенең иң матур чоры булып исендә калган бу еллар. Балалар белән эшләүдән соң, мәктәп коллективы белән концерт, спектакльләрдә катнашалар. Тормыш иптәше Расихне дә шунда очрата ул. Ике яшь йөрәк, бер ел очрашканнан соң, гөрләтеп туйлар ясап, үз дөньяларын кора.
Расих Назиф улы «Сельхозхимия» оешмасында эшләгәндә үк төрле марка автотранспортка идарә итә. Арытабан Уфа, Яңавыл, Нефтекама автотранспорт оешмаларында хезмәт сала. Аеруча Уфа-Тәтешле автобусына идарә иткән еллары хәтерендә нык уелып калган. Юлсыз чакларда көн саен берничә дистә пассажир гомере өчен җавап тоту, әлбәттә, ансат булмый. «Бүген студентларга уку йортына барып-кайту өчен бер шалтырату җитә, капка төбеннән килеп алып, илтеп куялар. Элек кайтырга чыккан студентлар тукталышларда сәгатьләр буе басып тора иде. Ә көненә бер генә йөргән автобус ялга каршы Уфадан ук тулы чыга. Урын юк, шулай да берсен дә торгызып калдырасы килми...», – дип искә ала ул елларны Расих Назыйф улы. Шул елларда ук аны авариясез эшләгәне өчен оешма дипломы белән бүләклиләр. Арытабан да 43 ел водитель булып эшләү дәверендә ул бер генә авария дә булдырмый.
Гаиләсендә аны, рейслардан исән-сау кайтуын теләп, тормыш иптәше, ике улы көтеп тора. Наилә Гатаулла кызының да хезмәте тынгысыз – барыбер үз дигәнендә тора ул: Уфа педагогия училищесын тәмамлап, балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша. Читтән торып югары белемгә ия була. Лаеклы ялга чыкканчы аның бар гомере сабыйлар арасында үтә. Үз эшен күңел җылысын биреп башкара ул, ата-аналарның тирән ихтирамын яулый. Ул аларга бүген дә бик рәхмәтле. РФ Хезмәт ветераны, БР һәм РФнең мәгариф отличнигы исемнәренә лаек була. Һәм болар барысы да йортында уңган хуҗабикә, ике улына яраткан әни булуы белән бергә үрелеп бара.
– Эш, дөнья, дип, үскәннәрен күрмәдек тә, шуңа да биш оныгыбызны сөеп туялмыйбыз, – ди алар. Илшат һәм Ришат күптән инде үз гаиләләре белән яши. Икесе дә югары белем алып, гаилә корып, әти-әнисе үрнәгендә матур гомер итә. Инде өлкән оныклары студент булган. Ни кызганыч, Фатыйховларга өченче булып дөньяга килгән кече улларын сабый килеш җир куенына салырга туры килә. Таудай бала кайгысын бергәләп җиңеп, дөньяның рәхәт чакларын бергә уртак­лашып, Ходайның һәр көненә шөкрана итеп яши бу пар.
Фатыйховларның тормышларының иң матур чагы гына әле. Балаларны коштай очырып, дөньяларын җиткереп, бер-берсенә ихтирам һәм сөю белән гомер иткән чаклары гына. Һаман да яшьлектәге кебек җитезләр, нурлылар һәм мәхәббәтлеләр. Фоторәсемнәренә дә, күз тимәсен, дип кенә карыйсы килә.
Эльмира Гәрәйшина.
Автор фотосы.
Читайте нас: