Кадерлебез Нурихан Гали улы Гәрәйшин районыбызның иң матур төбәкләренең берсе булган Кашкак авылында 1930нчы елның 15 июлендә өч балалы гаиләдә иң кечесе булып дөньяга килә. Күп кенә замандашлары кебек үк балачагы дәһшәтле сугыш елларына туры килә. Авыл мәктәбендә дүрт сыйныф белем алганнан соң, 12 яшендә хезмәт юлын башлап җибәрә якыныбыз. Яшьүсмер генә булуына карамастан, барлык авыр эшләрне башкара: сука сөрә, басуларны тырмалый. «Ул елларда өскә кияргә юньле кием, ашарга ризык юк. Аякта чабата. Печән арасында сабанны күреп булмый иде», – дип искә ала үзе.
Кулыннан килмәгән эше булмый Нурихан Гали улының. Үсә төшкәч, урман кисә, төзелеш өлкәсендә зур көч сала, туган авылы үсешенә, төзеклегенә шактый зур өлеш кертә. Мәктәп, ферма, клуб биналары төзи алар.Техникага әвәс егет тракторчы һөнәрен үзләштерү теләге белән укырга керә. Күрдемдә дүрт ай укыганнан соң, колхозда тракторчы булып җиң сызганып эшли башлый. Үз эшенең остасы булган алдынгы хезмәткәрне хөрмәт итәләр. 1974 елга кадәр шул өлкәдә хезмәт сала. Күзенә тимер кереп, дүрт ай буена дәваланып чыгарга туры килә аңа. Аннары ат караучы булып эшли.
1953нче елда Сабанчы фермасында сыер савучы булып эшләгән Наҗия Хөсәен кызы белән чәчләрен-чәчкә бәйләп, матур тормыш корып җибәрәләр. Җиде балага гомер бүләк итә алар. Алма агачыннан ерак төшми, ди халык. Балалары да үзләренә охшап тырыш, хезмәт сөючән, акыллы булып үсәләр. Олы кызлары Кадрия, уллары Фирдәвис Екатеринбург шәһәрендә, икенче уллары Кадим Югары Тәтешледә, Рилә Яңавыл районы Югары Чат авылында бәхетле гомер кичерәләр. Кече кызлары Лениза һәм уллары Илвир исә туган якларына тугры калып, Кашкак авылында яши. Барлык балалары да тормышта үз урынын табып, мул тормышта дөнья көтәләр. Хәзер үзләре балалар, оныклар тәрбиялиләр. Кызганычка каршы, бала кайгысы да күрергә туры килә аңа. Екатеринбург шәһәрендә яшәүче улы Нәдим яшьли вафат була. Бик авыр кичерде ул бу кайгыны. Әниебез дә 62 яшендә үк дөнья куйды. Иң кечебез 5нче сыйныфта гына укый иде. Җиде балага әти дә, әни дә булып җил-яңгыр тидерми кадерләп үстерде әтиебез.
Әлеге вакытта ул төп йортта кече улы Илвир, килене Гөлсинә тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә. Бик тату, бер-берсе белән җылы мөнәсәбәттә яши алар. Гомере буе хезмәттән аерылмаган әтиебез, олы яшьтә булуына карамастан, әле дә тик утырырга яратмый, балаларына йорт тирәсендә, мал-туар асрарга кулыннан килгәнчә ярдәмләшә. Безгә һәрвакыт акыллы киңәшләрен биреп тора ул.
Тормыш куйган сынауларга бирешми, һәр туган көннән тәм, ямь табып гомер юлыннан горур атлаучы әтиебез, дәү әтиебез 90 яшьлек олы юбилеен билгели. Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, сынмады-сыгылмады, намуслы хезмәт юлы үтте. Киләсе көннәре дә шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы юлдаш булсын. Әткәй, дип өзелеп, дәү әти, дип җан атып торган оныклар, оныкчыкларның кадер-хөрмәтендә шатлык-куанычлар гына кичереп, озак еллар бәхетле тормышта яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән балаларың Кадрия-Марат, Кадим-Ралия, киленең Гөлсинә, Фирдәвис-Рәзилә, Рилә-Әлтәф, Лениза-Шамил, Илвир-Гөлсинә, 13 оныгың, 11 оныкчыгың.
(Реклама хокукында).