Барлык яңалыклар

Хыяллар кайчак тормышка аша...

Пьесаларның эченә кереп, онытылып китеп укый да, әниләре кичен клубка чыгып китү белән көзге алдына басып, Галиябану булып җырлый, яисә Мәйсәрә образына керә, башына тастымал урап мулла абзый булып та сөйләнә торган Зинфира кечкенәдән артист булырга хыяллана.

Үсә төшкәч, клуб мөдире булып эшләүче әтисе Муллаханның алыштыргысыз ярдәмчесенә әверелә, бөтен мәдәни чараларның уртасында кайный ул. Әнисе Мәккия апа шигырьләр яза, мәдәният йортында оештырылган вокал, фольклор ансамбль әгъзасы, спектакльләрдә рольләр тудыручы. Әмма мәктәпне тәмамлаган Зинфираны алар артист итеп күрми. Бер генә бөртек кызларын яннарыннан җибәрәселәре килми аларның. Кызларына Нефтекама машиналар төзү техникумына керергә тәкъдим итәләр. Зинфира икътисад-бухгалтер исәбе факультетын тәмамлап, авылга кайта.
Кичке уенга чыккач таныша алар авылдашы Радик белән. “Әйе, мәктәптә бергә укыганбыз, ләкин бер-беребезгә игътибар итмәгәнбез. Армиядән хезмәт итеп кайткач, дуслашып киттек”, – дип елмая Зинфира. Радигы эштән башканы белми. “Колос” АПКсында ферма мөдире, зоотехник, ветфельдшер булып эшли. Моның өстәвенә, район ветеринария станциясе белгече ул. Хезмәтен яратып башкара. Бу минем эш түгел, дип тормый, сыер савучысын да, мал караучысын да эзли, таба. Намуслы хезмәте өчен Башкортстан Республикасының Почет грамотасы, «Һөнәре буенча иң яхшысы» исеме һәм бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнгән Радик Әхмәтов. Ике яктан да әти-әни ярдәмен тоеп, күмәк көч белән яңа йорт тергезеп чыга алар. Бүген ихата тулы мал-туар, кош-корт тота Әхмәтовлар.
Бердәнбер кызларының бәхетле тормыш итүләренә сөенеп бетә алмый әниләре. Кияүне үз улларыдай ярата алар. Әнә, нинди онык­лар үсеп килә – әти-әни, дәү әти-дәү әниләре өчен горурлык. Олы уллары Рушан Уфада аграр университетны тәмамлап, кулына диплом алган. Кызлары Сөмбелнең 11нче сыйныфны тәмамлаган, дәүләт имтиханнары тапшырып йөргән көннәре. Читтән торып Бөре кооператив техникумында укый Сөмбел. Инде хыялы – югары уку йорты студенты булу. Җәмәгать эшләрендә дә катнашып, тулы канлы тормыш белән яши ул. Әнисе, дәү әнисе белән бер бию коллективында биеп-җырлап йөри. Кечкенә уллары Рәсүлне Тәтешле балалар бакчасына йөртәләр.
Быел аларның тормыш коруларына 22 ел булган. Бер-береңне яратып яшәгәндә гомернең узганы сизелми икән. Зинфира бик уңган хатын һәм сөекле әни – гөлләр үстерергә ярата, аш-суга да оста. Читтән торып Ижау дәүләт университетының дәү­ләт муниципаль җитәкчесе факультетын тәмамлый ул. Инде озак еллар Калтәү авыл Советы биләмәсендә эшләр башкаручы булып хезмәт сала. Балачагымда бер генә дә кәгазь боткасына чумып утырырмын дип уйламаган идем, ди Зинфира. Күңелдә һаман тормышка ашмаган хыяллар кала икән шул. Ә үзенә йөкләтелгән вазыйфасын җиренә җиткереп башкара ул. Көненә ничә кеше белән аралаша, ничә төрле документ тутыра. Кирәк икән, авыл буйлап экологик өмәләргә дә чыга алар. Бер уйласаң, авыл тормышы да мәкалә героем хыялланган театрдан бер дә ким түгел.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Читайте нас: