Барлык яңалыклар

Тирә-якка ямь өләшеп

Авылда мал-туар асрау, умартачылык белән шөгыльләнү, продукцияңне сату гадәти хәл. Ә менә, чәчәк үрчетеп сатучылар да бар, дисәләр, элегрәк ышанмас идем. Ничек инде, авылда һәркем үзе үстерә бит!

Бар икән шул. Менә без Күрдемдә яшәүче шундый гаиләләрнең берсендәбез. Аларның ишегалларына килеп кергәч тә, розалар план­тациясенә тап буласың. Ике метрдан да биегрәк роза куагы аеруча игътибарны җәлеп итә. Без аның чәчәккә йомарланган чагына туры килсәк тә, берничә көннән нинди хозур булачагын күз алдына китердек.
– Шау чәчәктә чагында урамнан үтеп баручылар аның янында фотога төшәргә рөхсәт сорый. Бер елны үзем дә роза куагы астында төшкән фотом­ны интернет челтәренә куйгач, Турциядә булдыңмы әллә, дип шалтыраттылар, – дип сөйләп китте безне каршы алган хуҗабикә.
Чыннан да, биредә төрле сорттагы роза чәчәкләренең исәбе-саны юк. Алар янында клематис, курил чәе, хоста, сперея һәм тагын бик күп чәчәкләр һәм куаклар үсә.
Бу матурлыкны тудыручы гаилә – Күрдемдә яшәүче Регина һәм Фәнил Шәрәфиевлар. Бакчаларында чәчәкләрне генә түгел, җиләк-җимешне дә төрлесеннән үстерә алар. Бер елны хәтта абрикос утыртып та, җимешен татыганнар.
Соңгы елларда бу гаилә роза үсентеләрен, бакча җиләген, башка үсентеләрне тамыр алдырып, сату белән шөгыльләнә башлаган. Быел яз үзизоляция чорында аларга сорау аеруча зур булган, тирә-як авыллардан да килеп алганнар. «Синең кулларың шифалыдыр, диләр, тик эш аңарда гына түгел. Карамасаң, вакытында суын сибеп, ашлап тормасаң, бернәрсә дә үсми», – ди Регина Хөрмәтулла кызы. Бакча үстерү серләре турында ул сәгатьләр буе да сөйләргә әзер, чәчәк сатып алучыларга да үз киңәшләрен кызганмый.
Шәрәфиевлар 17 ел әниләре белән бергә дус-тату яшәгән. Кирпечтән заманча йортларын да әти-әниләре нигезендә тергезгәннәр. «Әтиебез Фәрит эшкә бик оста иде. Алар безне, өч улын да, тормышта югалып калмаслык итеп тәрбияләделәр», – ди гаилә башлыгы.
Атадан күргән – ук юнган, дигәндәй, Шәрәфиевларның уллары Фәдис әтисе юлын сайлаган – әлеге көндә Нефтекама нефть колледжында белем ала. Гаилә башлыгы Фәнил Фәрит улының озак еллар нефть чыгару цехында электромонтер булып эшләп, лаеклы ялга чыгуына икенче генә ел әле. 7нче сыйныфны тәмамлаган кызлары Алсу әти-әнисен «биш»кә генә укуы белән сөендерә. Әдәбиятны яратучы кыз авыл китапханәсенең иң күп китап укучысы булып танылган.
– Лаеклы ялга чыккач, яңа тормыш башлана гына, диләр. Ходайга шөкер, эшебез җитәрлек, сәламәтлек һәм дәрт кенә булсын. Аякны бөкләп утырып, бер нигә ирешеп булмый. Эшем бетеп китсә, үзем булса да уйлап табам мин аны, – ди гаилә башлыгы. Быел алар, иш янына куш булсын, дип, «романовский» токымлы сарыклар да үрчетә башлап, шәхси эшкуар булып теркәлгәннәр.
Әле 2013 елда ук Шәрәфиевлар авыл Советы биләмәсе буенча «Иң яхшы шәхси хуҗалык» конкурсында 1нче урынга лаек булган. «Яшел Башкортстан» республика акциясендә дә катнашып, дипломга ия булганнар. Тирә-ягыбыз матур булсын, дип тырышкан гаиләнең кыш көннәрендә дә йорт алдын төрле әкият сыннары бизи.
Менә бүген дә ихатада мең төрле эш-мәшәкате көтә аларны. Һәммәсенә дә үз вакытында өлгерсәң генә. Кылны кырыкка ярырдай чак бит, һәр минуты исәптә.
Эльмира Гәрәйшина.
Читайте нас: