Барлык яңалыклар

Тормыш итү – үзе бер сәнгать

Туган як табигате кешегә көч бирә, диләр. Лена Әхиярова белән аралашкан саен бу хакыйкатькә чираттагы тапкыр инанам. Фронтны кичеп кайткан әтисенең рәсемгә оста булып, хәтта Сталин, Ленин кебек шәхесләрнең портретларын сурәтләвен күреп, ул да кечкенәдән кулына каләм ала. Әнисе дә сәнгатькә гашыйк шул аның – тальянын сыздыртса, моңлы көйләре, Аук-Бүләк авылына гына сыймыйча, тирә-як урманнарны урап кайта. Ни кызганыч, икесе дә инде җир куенында...

Әти-әнисе кебек тормышны ихлас яраткан кызның күңеле бары тик сәнгать дөньясына тартыла. 9нчы сыйныфны тәмамлау белән, хыялына ияреп, Уфа сәнгать училищесына юл ала ул. Остазларының киңәшләре, биргән белеме аңа үз сәләтен тагын да ныграк ачарга ярдәм итә. Арытабан, читтән торып, Акмулла исемендәге дәүләт педагогия университетының сәнгать-графика бүлеген тәмам­лый. Менә күп еллар инде ул район үзәгендәге балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы. Ул җитәкләгән «Лепка» оешмасында шөгыльләнүче кыз-малайлар сәнгать серләренә төшенеп кенә калмый, матурлыкны күрергә өйрәнә. Оешма эшчәнлеге ике юнәлештә төзелгән: бердән, балалар рәсем төшерү серләренә өйрәнсә, икенчедән, тозлы камырдан, пластилиннан, балчыктан, хәтта кәгазь камырыннан әвәләп төрле фигуралар ясый.
– Исегездәдер, балачакта без барыбыз да елга буенда үстек. Балчыктан нәрсәләр генә әвәләми идек. «Торт»лар, «пирог»лар ясыйбыз, «кунакка чакырышабыз»... Бүген бер ата-ана да баласын елга буенда балчык әвәләтми. Ә нәни бармак­ларга, зиһенне үстерү өчен, бу аеруча кирәк, – ди тәҗрибәле педагог.
Бу сәләтле педагогның фантазиясе күпкырлы. Балалар иҗат үзәгенең диварлары да аның куллары белән бизәлгән. Бәйрәмнәрдә сәхнә, фойены бизәү кебек эшләр дә аның җаваплылыгында. Әйе, Лена Фәниз кызы – бүген колач җәеп иҗат иткән педагогларның берсе. Аның күп укучылары район һәм республика конкурсларында призлы урыннар яулый, сәнгать-графика факультетларына укырга керә.
– Карантин вакытында дистанцион укытуга күчкәч, укучыларым белән күзгә-күз очрашмый торуыбызны бик авыр кичердем. Ярый, ул чаклар вакытлыча гына булды. Балаларга күңелеңнең бер өлешен бирсәң генә, ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була шул, – ди тәҗрибәле педагог.
Әйе, еллар дәвамында салган хезмәте үз җимешләрен бирә. Махсус уку йортларына укырга кереп, дизайнер, рәссам һөнәрен сайлаган укучылары бар. Араларында берсе шәхси дизайнерлык студиясен булдырган.
Гаиләсе белән дә бик бәхетле Лена Фәниз кызы. Алдынгы колхозчылар Нуридә һәм Глимхан Әхияровлар гаиләсендә тәрбияләнгән тормыш иптәше белән алар бер сыйныфта белем алган. Таһир водитель һөнәрен үзләштереп, гомере буе шушы хезмәтенә тугры – 32 ел инде руль артында. Кайсы оешмада гына эшләмәсен, намуслы һәм ышанычлы булуы белән тирән ихтирам яулаган ул. Алар яшәгән йортка аяк баскан саен, биредә тырыш кешеләр яшәвен күреп сокланасың. Һәрнәрсә күңел җылысын салып башкарылган. Йорт аллары гөл-чәчәккә, җиләк-җимеш агачларына күмелгән. Гомерләренең дә чәчәктәй генә чагы шул. Бүген тормыш юлына аяк баскан кызлары Нәфисә һәм Эльвира өчен сөекле әти-әни булса, оныклары Рамазан, Ризван һәм Риналь өчен дәү әти-дәү әни инде алар.
Күптән түгел районда карантин чорында волонтерлык эше белән шөгыльләнүчеләрне тәбрикләделәр. Алар арасында – Лена Фәниз кызы да бар. Гомумән, ярдәм кулы сузу – аның төп сыйфатларының берседер дә әле. Берничә ел Югары Тәтешле хатын-кызлар Советы рәисе, аннары аның әгъзасы булуы да нәкъ шул күңел кушуы буенча инде. Мал-байлыкны, дан-шөһрәтне алга куеп яшәүчеләргә Әхияровларның үз фикере, үз карашы:
– Кешене яраткан гаиләсе, хезмәте, авыр чакларда терәк булырдай туганнары, күрше-күләннәре бәхетле итә. Я, әйтегез, бу тормышта алардан да мөһимрәк нәрсә бар?
Эльмира Гәрәйшина.
Фото гаилә архивыннан.
Читайте нас: