II-Җиремҗибаш эшсөяр, үрнәкле гаиләләре белән данлы. Шундыйларның берсе Риф абый һәм Сәрьяна апа Хановларга керәбез. Хуҗалар ихатадагы йорт эшләре белән мәшгуль. Ни йомыш белән килүебезне аңлагач, гади авыл халкына хас булганча, кыенсырап, ризалашмый тордылар. Әйе, безнең халык тыйнаклыгы белән гомер-гомергә аерылып торды.
Гаилә башлыгы шул авыл кешесе. Яшәү дәверендә күпме генә чакырсалар да, туган авылын ташлап шәһәргә чыгып китмәгән, нигезен корытмаган. Хәләле белән биш бала үстереп, бүген исә кызларын-улларын, оныкларын җылы гаилә учагы янына җыялар.
Риф Габдуллахан улы 8нче сыйныфны тәмамлау белән «Уралмаш» заводына балта остасы, шул ук вакытта стропальщик булып эшкә урнаша. Егетнең кулы эшкә оста була. Дөнья күреп, тормыш тәҗрибәсе туплап, 1971 елда туган авылына кайта. Ялгызы гына түгел, үзе дә, исеме дә матур булган Сәрьяна белән. Әйе, алар күрше авылларда гына яшәсәләр дә, язмыш аларны Свердловск шәһәрендә очраштыра. Йосып авылы кызы анда штукатур-маляр һөнәрен үзләштергән була.
Яшь гаилә авылда да сынатмый матур итеп яшәп китә. Хезмәт дәверендә Риф абыйга комбайнчы, тракторчы, клуб мөдире булып эшләргә туры килә. Кызганычка каршы, комбайн ремонтлаганда тимер кереп, күзен зарарлый. Төшенкелеккә бирелми, тормыш сынауларыннан горур чыга белгән ир узаманы ары таба да тырышып эшли. Клуб мөдире булып эшләгән елларын аерым бер җылылык белән искә ала ул:
– Хәзер авылыбызда бер генә социаль объект та юк. Ә бит бик тә күңелле чаклар бар иде. Спектакльләр белән авылдан авылга йөрүләрдә, концерт, бәйрәмнәр оештыруларда актив булдык. Авылдашларым эшкә дә, мәдәни тормышка да вакыт таба иде. Һәркем үз яшьлеген сагына торгандыр, әмма безнеке аеруча күңелле үтте, – ди Риф Ханов.
Шулай ук колхоз тормышында кайнаган, Күрдем дәваханәсендә санитарка булып эшләп хаклы ялга чыккан Сәрьяна апа – сабыр, күркәм холыклы аналар үрнәге.
– Олыгайган саен күңел дингә тартыла. Менә нинди матур намазлык бүләк итте балаларым. Ничек басмассың инде, – ди ул намазлыгын кулына алып.
Иманлы йорт аеруча җылы нур бөркә. Әйткәндәй, Хановлар узган ел гына яңа йорт тергезеп чыккан. Билгеле, балалары ярдәме белән.
Алдан әйтүебезчә, авылда кибет тә, башка социаль объект та юк. Әмма бу ярты бәла. Биредә иң төп проблема – юлсызлык. Бу хакта барлык авылдашлары исеменнән гаилә башлыгы борчылып сөйләде. Әйе, авылга илткән юл ифрат начар хәлдә. Без әле коры көнне бардык, ә яңгырда йөрүне күз алдына китерүе дә авыр. Башка авылга, я булмаса район үзәгенә еш кына кибеткә барырга кирәк, ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килә. Мәсьәлә чынлап кискен тора.
Менә шулай бергә һәм бердәм булып, кече ватаннарына тугры калып яшиләр биредә. Бу авылда үрнәкле гаиләләр күп. Без аларны гәзит битләрендә арытабан да чагылдырырбыз әле.