Барлык яңалыклар

Дөньялары – сихри гөл бакчасы

Нисаметдиновларның бакчасын күреп китегез әле, дигән иде беләшлеләр бер баруыбызда. Әлеге авылга юл төшү белән алар йортына тукталдык. Гөл-чәчәкләр арасында агачтан бизәкләп күпер ясалган, челтерәп агып торучы кечкенә фонтан куелган. Бер якта гортензия, клематис, петунияләр шау чәчәктә утырса, икенче якта виноградлар, ежевика, голубика, жимолость мул уңыш вәгъдә итә.

Бу хозурлыкны тудыручылар – Розалия һәм Зәләф Нисаметдиновлар. Урындагы крестьян-фермерлык хуҗалыгында хезмәт салган йорт хуҗасы бу мәлдә, гадәттәгечә, эштә иде. Шушы авылда туып-үсеп, бар гомерен механизатор һөнәренә багышлаган ул. Авылда балта остасы булып танылган әтисенә охшап, агач эшенә дә, тимер эшенә дә кулы ятып тора. Ихатасындагы сырлап эшләнгән атынмалы кәккүк, бизәкле капкалар, аркалар аның осталыгы һәм зәвыгы белән булдырылган.
Розалия Ясәви кызы – педагог. Оса педагогия училищесында укып кайтып, 29 ел дәвамында туган мәктәбендә балалар укыткан ул. Аларда музыкага сөю тәрбияләгән, хезмәт һәм география дәресләрен алып барган. Мәктәп яны бакчасындагы эшләр өчен дә җаваплы булып, анда төрле яшелчә-җимеш, гөл-чәчәкләр үстерүгә зур көч салган.
Мәктәп ябылгач, Розалия Ясәви кызы балалар бакчасына тәрбияче булып күчә. Әлеге көндә инде ул биредәге коллективны җитәкли.
– Мәктәп ябылгач, балалар бакчасы шул бинага күчерелде. Кадерләп тәрбияләгән яшелчә-җимеш бакчабызда тагын да зур көч салып, яңа уку елына әзерлек буенча 1нче урын алган еллар булды. Коллектив бердәм, тату булгач, эшләве дә күңелле, – ди тәҗрибәле педагог.
Нисаметдиновлар авылда абруйлы гаилә. Кызлары – быел 9нчы сыйныфка баручы Лиана да әти-әнисенә охшап, эш сөючән булып буй җиткергән. Технология буенча республика олимпиадасында ике ел рәттән призер булган, район смотр-конкурсында әниле-кызлы чыгыш ясап, вокал буенча дипломга ия булганнар. Гомумән, бу гаилә авылдагы күп чараларда актив катнашып яши. Авылдагы изге чишмәгә беседка ясап кую, аны тәрбияләп тору кебек игелекле эшләрдә дә Нисаметдиновлар гаиләсенең өлеше бик зур.
Бу гаилә күңелдә бары тик матур хисләр калдырды. Матурлыкны үз куллары белән тудырып яши белүләре белән үрнәк алар.

Гөлназ Вәлиева.
Рәсемдә: Розалия ханым кызы Лиана белән.
Читайте нас: