Барлык яңалыклар

Куштауны яклауга Фирдүс Тямаев та кушылды

Тарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Башкортстандагы Куштауны яклап чыкты. Әлеге тау таудагы гауга турында алдагы язмаларда укыгыз. Низагтан Фирдүс тә читтә калмады. Инстаграмга яклау фотосы элгәч, башка популяр җырчылар да аның адымын хуплады һәм кушылды.

Башкортостан, без сезнең белән! Яшә Куштау! Хөрмәтле дуслар, ничә көннәр йөрәгем әрни бу хәлләргә. Мин ышанам, бу Аллаһы Тәгалә биргән Куштау байлыгына тимәсләр дип! Бу тауда күпме тарихи байлык, күпме сер, Башкортстанның йөрәге! Без яшь буын, безнең кулда киләчәк! Кем минем белән?” - дип яза җырчы.
Читайте нас: