Барлык яңалыклар

Гомеркәйләр – агымсу...

– Эх, җырларга ярата идем. Аллах Тәгалә миңа көр тавыш биргән. Урман кискәндә миннән олырак абыйлар, син җырлап кына тор, без үзебез эшлибез, дип әйтүләре була, түзлек башына менеп басам да, җырлап җибәрәм. Кайчагында вятский гармунымны да сыздырып алам, кара урман эче киңәеп, яктырып китә иде, дип хәтерли Нәзилә әби яшьлеген.

Кызыл яулыгын сузып бәйләгән авылдашым 90 яшенә аяк басса да, бирешмәгән: күзе күрә, колагы ишетә, үз аякларында шапылдатып йөри, күзлексез гәзит тә укый әле. Күрше-тирә белән җыелышсалар, хәер-дога укыйлар, яшьлекләрен искә алып, җыр сузалар.
Ул 1931елның гыйнварь аенда Рәхимә һәм Зөфәр гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән. Әнисе бик уңган, кулыннан бар эш тә килә, пештек, диләр андый кешене. Балаларын ач-ялангач итми, кияренә дә, ашарына да таба. Әтиләрен сугышка озаткач та, балаларның өсте бөтен, тамагы тук була. Башкалар кебек интекмәдек, ди ул, әнисенә рәхмәтләр укып. Әтисе артыннан фронтка абыйсын озаталар. Күп тә үтми, әтисе яраланып кайта. Абыйсы исә сугыш беткәч кенә туган йортка кайтып керә. Сугыш беткән, дигән хәбәрдән, шатлыгыбыздан авылдашларым белән җиргә ятып, тәгәрәп еладык, – дип искә ала Нәзилә әби.
Кодаш электән үк зур авыл булган. Нуртдин байның ике катлы йортын мәктәп итеп җайлаганнар, һәр класста егерме-утыз бала укыган. Нәзилә Зөфәр кызы да шунда сигез класс белем алган. Өлкән абыйларының гармун уйнаганын күреп, гармунда өйрәнгән. «Бик шук идем. Малайлар белән уйнап үстем», – дип искә ала ул балачагын.
Алар арасында яшьтән күз атып йөргән күрше егете Тәлгать тә бар. 1951елның язында күрше егете Нәзиләне кияүгә урлый. Бер атна үтүгә аңа армиягә чакыру кәгазе килә. Тузаннар туздырып авыл егетләре белән бергә озатып калалар. Ул армиягә киткәч, яшь килен өй аша торган туган йортына кайтмакчы була. Әнисе, миннән сорап кияүгә чыкмадың, кайтам дип авызыңны да ачма, дип шелтәли. Шулай итеп, биана, биата белән Тәлгатенең кайтуын көтеп ала. Бигрәк әйбәт булдылар, әле булса кәртечкәләре каршымда тора, дип стенадагы сурәтләргә күрсәтә Нәзилә әби.
Тәлгать Курил утравында хезмәт итә һәм, кызганычка каршы, кайтыр алдыннан гына бәлагә очрый. Солдатлар өстенә кар ишелеп, 17 кешедән 3 кенә солдат исән кала. Тәлгать Ситдыйков өченче группа инвалид булып кайта. Шулай булса да, бер эштән дә баш тартмый. Колхозга район үзәгеннән ягулык чималлары ташый, җитештерүче булып эшли. Нәзиләсе белән өч кыз, ике ул тәрбияләп үстерәләр. Нәзилә Зөфәр кызы гомер буе фермада бозаулар карый. Хезмәт ветераны булып лаеклы ялга чыга.
Ситдыйковлар гаиләсен кара кайгылар да урап үтми. Нәзилә әбинең армия сафларында йөреп кайтып, күркәм гаилә корган уллары Гамил һәм Шамил вакытсыз дөнья белән хушлаша. Тәлгате дә иртә ахирәткә күчә. Бүгенге көндә Нәзилә әби кызлары карамагында. Олы кызы Гөлүзә алты ел инде әнисе янында яши. Кызлары Зинира белән Илзира да туган йортларының сукмагын суытмый. Әйе, тәүфыйклы балалар тәрбияләп үстергән ана олыгайган көнендә татлы җимешләренә куанып яши.
Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: