Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
11 сентябрь 2020, 16:39

Газизләре – тулы бәхете

«Улың – горурлыгың, терәгең», «Кызың миһербанлы булыр», дип юкка гына әйтми халкыбыз. Югары Тәтешледә гомер кичергән мәгариф ветераны Галиева Әнисә Әхмәтнәби кызы балалары белән бәхетле һәм горур.

Әнисә Әхмәтнәби кызы чыгышы белән Яңавыл районы Ишбулды авылыннан. Әтисе Сталинград янындагы алышта башын салган. Әниләре Зәйнәп карамагында дүрт бала кала. Сугыштан соңгы авыр елларда балаларын укытуны төп максат итеп куя ана. Мәрьям – табиб-онколог, Рәйсә – врач-психиатр була. Әнисә укытучы юлын сайлый, улы Рәис шофер булды.
Әнисә Галиева Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. 1951 елдан 1980 елга кадәр Аксәет урта мәктәбендә тарих фәнен укытты. 1969-1971 елларда мәктәп директоры булды. Шул чорда мин аның белән бергә эшләдем. Яшермим, эшкә куркып башладым. Ул бит минем укытучым. Үзе усал, үзе сөйкемле укытучыбыз мавыктыргыч итеп сөйли, дәрестә тулы тәртип, йотлыгып тыңлыйбыз. Күп тарихи вакыйгаларны конкрет аңлата иде. Югары һөнәри осталыгы, күпьеллык намуслы хезмәте өчен аңа Башкортстанның атказанган укытучысы, РСФСРның мәгариф отличнигы исеме , БАССР Югары Советының , КПСС өлкә комитеты, КПСС район комитеты, район Советы, профсоюз комитеты, халык мәгарифе бүлегенең Почет грамоталары бирелде. Тирән белемле, югары һөнәри осталыкка ия булган укытучымның дәресләрендә кабат утырасым, тыңлыйсым килә.
Тормыш юллары аны Уфага алып китте. 1980-1986 елларда Уфа район мәгариф бүлегендә инспектор булып эшләде. Авылыбызның ихтирамлы кешесе – Бөек Ватан сугышы ветераны Әхнәф Барыев белән ике бала тәрбияләп үстерде, әнисе Зөлхиҗә Хаковага кадер-хөрмәт күрсәтте.
Балалар – өйнең яме. Кызы Эльзасы ифрат уңган булды, мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Уфа дәүләт медицина институтында белем алды, табиб-терапевт һөнәрен үзләштерде. Озак еллар үзәк район дәваханәсендә терапевт, баш табиб урынбасары булып хезмәт итеп, пациентларының бик зур рәхмәтләрен, хөрмәтен яулады.
Мин Югары Тәтешледә гомер иткән Әнисә апа Галиеваның капкасын ачып керәм. Аңа 89 яшь. Ишек алларында җимеш агачлары, өйдә тулы тәртип, чисталык, матурлык.
– Менә чия җыярга чыгам, дип, ялгыш басып, аягымны авырттырдым. Әле ун көн кызым, киявем тәрбиясендә булдым. Рәхмәт аларга. Оныгым Нияз – медиклар династиясен дәвам итүче. Самара хәрби медицина академиясен тәмамлады. Комсомольск-на-Амуре шәһә­рендә медчасть белән җитәк­челек итте. Гаиләсендә бәхетле – Эльмира киленебез белән матур яшиләр. Кызлары Карина, уллары Тимур үсеп килә, киләчәктә табиб булабыз, диләр. Нәселемдә сигез табиб иде, оныгым Дилбәр безне бик иртә ташлап китте. Югары белем алып, университетка эшкә башлаган иде. Ходай шулай кушкандыр инде. Марат улым инженер-электрик. Киленем Минсафа, оныгым Эльвира белән бик бәхетле, Екатеринбургта яшиләр.
Чәй табыны артында гөрләшеп, бик озак сөйләштек. Тагын яшьлегемә кайттым.
– Тормыш иптәшем Әхнәф балаларыбызга: «Эш белән үткән гомер – алтын гомер», – дип әйтә торган иде. Шөкер, эшне яраттылар, укыдылар, җәмгыятькә яраклы кеше булдылар – шуңа сөенәм. Балаларыбыз – тулы бәхетебез. Эльзама намуслы күпьеллык хезмәте өчен Башкортстанның атказанган табибы исеме бирелде, шуңа шатбыз, – ди Әнисә Әхмәтнәбиевна.
Без олы йөрәкле, кешеләргә шәфкатьлелек кылып яшәгән мондый шәхесләр белән горурланабыз. Бәхетле, сәламәт, гомерле булсыннар.
Фидәлия МОСТАФИНА.
Читайте нас: