Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
11 сентябрь 2020, 16:17

Соклануыбыз чиксез

Безгә үрнәк синең гомер юлың, Безгә өлге – синең картлыгың.Ләйсән КӘШФИ.Чал тарихлы нигез җылысын суытмый, ата-бабаларыбызның рухларына догалар кылып, балалары, онык-оныкчыклары күңеленә иман орлыклары салып яшәүче Земфира Сәгыйть кызы олы ихтирамга лаек шәхес. 36 ел элек балалар укытуга багышлаган истәлекләргә бай мәктәп тормышыннан аерылса да, авылның мәдәни тормышыннан аерылмый. Озак еллар татар халык уен кораллары ансамбле әгъзасы булып, төрле конкурсларда катнашты.

Мәктәпнең укыту-тәрбия эш­ләренә үз өлешен керткән Земфира апа биш вакыт намазын, уразасын калдырмый. Дини бәйрәмнәрне җиренә җиткереп үткәрә, иман, Аллаһ юлыннан атлый. Киңәш сорап килүче күрше-күлән, авылдашларына зур теләк белән дини тәрбия нигезләрен өйрәтә ул. Их, шушы мәктәптә атнасына бер генә сәгать тәрбия дәресләре булса, бик күп файдасы булыр иде. Иманлы кеше генә бәхетле тормыш кора бит ул, ди ул еш кына.
Земфира Сәгыйть кызы 1952 елда юллама буенча Кодаш мәктәбенә эшкә килә. Авыл җирендә эчкечелекнең алга киткән вакыты бу еллар. «Шундый авыр вакытлар булды. Ярый хәзер халык тәртипле, иман кайтты. Балаларыбыз, онык­ларыбыз намаз укый, кызым Ләйсән гаиләсе белән ислам университетында белем алалар, шулкадәр күңелгә рәхәт», – ди Земфира Сәгыйть кызы.
Ул 90 ел элек Кушнарен районының Әхмәт авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Укымышлы мулла затыннан булган дәү әтиләре, халык дошманы, дип атып үтерелә. Әтиебез – Бөек Ватан сугышы ветераны – күкрәге тулы орден-медалләр белән җиңү яулап кайтмаса, без югары белем алмаган булыр идек, дип хәтер йомгагын сүтә Земфира апа. Әйе, олы яшьтә булуга карамастан, аны әле булса «Апа» дип хөрмәтләп дәшәбез.
Авыл һәм мәктәп тормышында матур гомер кичергән алар тормыш иптәше Әмир Кәшфиев белән. Шушы нигездә 60 ел бергә гомер итеп, ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. 35 ел гомерен кайнә белән яшәде Земфира апа. Бүгенге көндә рәхмәт укып, догалар багышлап, сагынып искә ала ул Хәмдия әнисен: “Балаларны карау, тәрбияләү күбрәге кайнәмә төште. Без бит өйгә кунарга гына кайта идек. Мәктәп тормышы белән кайнадык. Әмир мәктәп директоры, аннан авыл Советы биләмәсе башлыгы вазыйфаларында хезмәт куйды. Бергә концерт, спектакльләр әзерләп, Кодашның данын еракларга тараттык. Кайда гына барсак та, җиңү яулап кайттык. Бәхетле яшәдек. Булганына шөкер иттек, кешедән, коллективтан бервакытта да аерылмадык. Укыту елларында нинди генә кешеләр белән аралашырга туры килмәде. Олысына да, кечесенә дә җылы сүземне, якты йөземне җәлләмәдем. Хезмәттәшләрем миңа, Земфира, син золотая, дип сокланалар иде”.
Сокланырлык тормыш юлы үтәр өчен күп сабырлык, кешеләрне ярату, тырышлык кирәк. Кушнарен авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлеген, аннан соң Уфа педагогия институтының биология факультетын тәмамлаган Земфира апада бу сыйфатларның барсы да бар. “Язгы сулар” пьесасын хезмәттәшләре белән сәхнәләштереп, районда беренче урын алуга ирешә алар. Мәктәпнең кычыткан, әрем үсеп утырган ихатасына җиләк-җимеш агачлары алып кайтып утырталар. Балаларны эш белән тәрбиялиләр. «Авызымнан чыкканны йотып кына утырыгыз», – ди ул укучыларына. Бер ел агроном хезмәтен башкарып чирканчык алган яшь укытучы, балалар күңеленә җирне, табигатьне, туган туфракны яратуга ныклы орлык сала. Төрле тәҗрибәләр үткәреп, аларның хезмәт җимешләре Мәскәүдә ВДНХ күргәзмәсендә урын ала.
Ата-аналар җыелышы, сайлау, агитация эшләре, кичке укытулар. Уйлап карасаң, гаилә тормышына вакыт та калмый кебек. Әмма Земфира апа белән Әмир ага бер-берсенә кадер-хөрмәт күрсәтеп, мәхәббәтле гаилә булып, 60 ел бергә гомер кичереп, Бәллүр туйларын бәйрәм итте. 2012 елда «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале белән бүләкләнде алар. Бүгенге көндә Земфира апа кызы Зөһрә тәрбиясендә яши. Нинди генә авыр вакытлар булмасын, авызыннан зарлану, уфтану сүзләре чыкканы юк. Бала, тормыш иптәшен югалту кайгыларын кичереп тә, сыгылып төшмәгән Земфира апа Әмире белән бергә төзеткән мәчет каршында яши. Бәхетле тормыш кичердем, оҗмахта яшим, дип булганына шөкер итеп гомер итә белгәнгә, күрәсең.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Читайте нас: