Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
18 сентябрь 2020, 13:37

Борма-борма тормыш юлларыннан

Таң атып килә. Иртәнге намазын тәмамлап мәчеттән кайтып баручы мулла Лотфуллаларның капкасы тирәсендә ят хатынны күреп, эшнең нидә икәнен аңлап алды. Авылда яңалык яшен тизлеге белән тарала шул. Вәсилнең утырмага килгән Җиләктау кызы Динәне урлавын ул да ишеткән иде. Шуның өчен күп уйлап тормады, хатын янына килеп, кызың бик әйбәт гаиләгә килен булып төште, кеше күзенә күренгәнче кайту ягын кара, иртән кодага барырлар, дип озатып калды.

Кызына 20 яшь тулып китсә дә, ананың йөрәге урынында түгел иде. Кодалар килеп, кияүнең үзен күргәч, тынычлана төште ул. Динә исә Вәсиленнән башка тормышны күз алдына да китермәде. Юрмиязбаш авылының ишле гаиләсенә унберенче кеше булып килеп керде ул, Вәсилнең берсеннән-берсе кечкенә туганнарына яраткан җиңги булды. Алай гына да түгел, гаиләне кара кайгы биләп алгач, ул аларга әниләре кебек якын булды.
Кайнатасы Лотфулла фин сугышында катнашкан, җиде ел армия хезмәтен үткән бик акыллы кеше иде. Үз көнегезне үзегез күрегез, дип, яшьләрне тиз арада башка чыгарды, киленгә беркайчан да сүз тидермәде. Әнисе белән генә яшәгән Динәнең мич төбенә салып ипи пешергәне юк иде моңачы. Әмма, белмим, дип тормады, кайнәсе кушканны эшләргә тырышты: камырны әвәләп, агач көрәккә салып, себереп тазартылган мичкә куйды. Бераздан өйгә яңа пешкән икмәк исе таралды. Шулай итеп, акрынлап бар эшкә дә өйрәнде Динә.
Вәсиле белән бер-берсен күз карашыннан аңлап торсалар да, алты ел дәвамында балалары булмады. Зарыгып көтеп алган уллары Алмазга яшь ярым булганда алар үлем белән күзгә-күз очрашты. Вәсилнең Уфадагы сеңелесе кияүгә чыкты. Кулдагы яшь бала белән, кайнә-кайната җыелышып, Уфага юлландылар. Барганда юлаучы машиналарга утырып бардылар, матур итеп туйлар узды. Икенче көнне тагы да ныграк суыткан. Бу 1967 елның салкын кышы, икенче гыйнвары иде. Юлда машиналар да сирәк кенә очрый. Бала белән утыртмыйлар. Бик озак торгач, үзебезнең якка кайта торган йөк машинасы килеп чыга. Динә улы белән кабинага, калганнар кузовка утыра. Кайтышлый бер авылга кереп, җылынып та чыктылар. Кешене ризык йөртә, соңгы ризыклары булгандыр. Юллар көзге кебек ялтырап ята. Чыгып ерак та китми, машина берничә тапкыр әйләнеп, юл читенә барып каплана. Вәсилнең әти-әнисенең гомере шунда өзелә. Ә үзенең кулына кузов тактасы төшеп сына. Балаларын ятим калдырып фаҗигале вафат булган әти-әниләрен тәрбияләп соңгы юлга озата алар.
Өй тулы бала-чага Динә белән Вәсил карамагында кала. Ничек итсә-итәләр, туганнарын карап, тәрбияләп үстерәләр. Олыракларын интернат-мәктәпкә биреп укыталар. Үзләре тагын дүрт кыз балага гомер бирәләр. Шакировлар яңа йорт тергезеп чыга. Шушы йортта гөрләп туйлар уздыралар. Биш малай егет булып армия сафларында йөреп кайта.
Вәсил фермада малчылыкта эшли, Динә халыктан сөт җыеп, Күрдемгә илтеп тапшыра. Гомерләр аккан су кебек, дип юкка гына әйтмиләр. Динә һәм Вәсил Шакировларның бергә гомер итүләренә алтмыш бер ел тулып узган. Кайчандыр бала тавышыннан гөрләп торган йортта хәзер “Юлдаш” радиосы хуҗа булып алган. Елга буенда гына урнашкан нурлы йортта тәрәзәдән төшкән көзге кояш нурлары җылысына аркасын куеп, Вәсил ага утыра. Кайчандыр төз, баһадир гәүдәле булганлыгы күренә. Динә апа исә кухняда кайнаша, ап-ак итеп агартылган мичендә ипикәен, бавырсагын пешереп өлгергән.
– Ял саен балалар кайта. Килеп, булышып торалар. Икебез дә колхозда хезмәт салгач, пенсиябез дә артты, Аллаһка шөкер. Абыең 1937 елгы, үзем 1939нчы. Туган көннәребез дә аллы-артлы гына, ямьле җәй айларында, – дип канәгать елмая Динә апа.
Нәфис иңнәрендә күпме авырлыклар күтәрсә дә , бирешмәгән «Ана даны» медале белән бүләкләнгән сабыр хатын. Әйтүе генә җиңел, 61 ел гомер – шатлыгы да, кайгысы да уртак. Нинди катлаулы, сикәлтәле, мәхәббәтле гомер юлы үткән минем мәкалә геройларым. Алар кичергәнне язып бетереп тә булмастыр. Безнең арабызда булган Шакировлар гаиләсе белән горурланып, сокланып яшәргә кирәк. Алар бит безнең тере тарихыбыз.
***
Олы юлга якын Юрмияз авылында күп йортлар инде хуҗасыз калып, җиргә чүксә дә, авылга өмет чаткылары өстәп, йөз яшәр мәчет күркәмлек биреп тора. Тау башында авылның сугыш ветераннарына һәм тыл батырлары истәлегенә обелиск төзеп куелган, димәк, яшь буын туган үскән авылын онытмый. Бәлки көзен җылы якка киткән кошлар кебек алар да туган якларына кайтыр дигән өмет бар әле. Тик соңга гына калмасыннар иде...
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Читайте нас: