Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
18 сентябрь 2020, 12:05

Салдауның сабан тургае

Урман эчендәге кечкенә авылда, табигатьнең сихри моңга ия бер почмагы булган Иске Салдауда 126 кеше яши, шуларның тугызы – балалар. Авылда башлыча пенсионерлар гомер итә, җәен аларга шәһәрдән күчеп кайткан яшь гаиләләр дә өстәлә. Монда кибет, мәктәп,китапханә, медпункт ябылганга дистә елдан артык. Шуңа күрә ипи, шикәр, дару һәм башка кирәкле ризыклар, тормыш өчен кирәк-яракларны өлкән яшьтәгеләр балаларыннан, хат ташучылардан соратып алырга мәҗбүр. Балалар Иске Кайпан мәктәбендә укый.

180 яшьлек тарихы булган авылда яшьләр аз калса да, авыл хатирәләрен саклаган, нәсел җепләрен барлаган әби-бабайлар әле булса нигезне корытмый, туган йорт җылысын саклап яши биредә. Шундыйларның берсе – 92 яшьлек Хәкимә әби Низаева.
Иске Кайпан авылында туган Хәкимә гаиләсендә төп терәк, әнисенең ышанычлы ярдәмчесе булып үсә. Сугыш башланганда аңа 13 яшь була. Ике абыйсы Бөек Ватан сугышында һәлак була. Энесенә күз-колак булып, аны үз үрнәгендә хуҗалыктагы эшләргә өйрәтә, бердәмлек, туганлык җепләрен нык бәйли. Иптәшләре арасында кыюлыгы, уңганлыгы һәм чибәрлеге, чаялыгы белән аерылып торган Хәкимә Бөек Ватан сугышы елларында фермада эшли, урман кисәргә йөри, урагын да ура, көлтәсен дә бәйли, ындыр табагында эшләргә дә өлгерә. Ләкин авылдагы ирләр сугышка китү сәбәпле, кырда эшләүче тракторчылар җитешми. Хәкимәнең кыю йөрәкле кыз булуын авылдашлары яхшы белә. Шуңа күрә аңа курсларга барып, тракторчы һөнәрен үзләштерергә киңәш итәләр. Ул ике дә уйламыйча, ризалаша.
Аскын һөнәрчелек училищесында 6 айлык курсларны тәмамлап, тракторчы таныклыгы ала. Иске Кайпан кызы Хәкимә тимер зур тәгәрмәчле ЧТЗ тракторын иярли. Эченнән куркуы көчле булса да, ул бервакытта да сер бирми. Тракторның һәр детален исеме белән өйрәнә, ни өчен кирәклеген белә, кыскасы, үзенең якын дусты итә. Ерак басуларда эшләгәндә төнгә калулар, кырда бераз ял итеп, сменалап эшләүгә ияләнгән кыз бирешми, һәрчак көр күңелле, көчле рухлы булып кала. Яшь кыз өчен иң авыры ялсыз, ачлы-туклы эшләү түгел, ә иксез-чиксез басуда эшләгәндә трактор ватылу. Аны кырда ялгыз калдыру куркыныч. Ә Хәкимә тракторының берәр детале ватылса, аны капчыкка салып, МТСка ремонтка үзе илтә. Җәяүләп ничә чакрым юллар үткәнен ул санамый, тизрәк ватык детальне ремонтлатып, кире басуга, тракторы янына ашыга. Кышларын «тимер атын» сүтеп, тулысынча ремонт үткәрә ул. Бер җәйне аны эшкә Бигәнәй басуына җибәрәләр. «Бигәнәйгә тракторда китеп барганда юлда мылтык тоткан бер солдат тора иде, шул солдатны утыртып алып бардым», – дип хәтерли әби.
Тиз арада алдынгылар рәтенә кергән Хәкимә иптәшләренең хөрмәтен яулый, аның белән хәтта бригадирлар да киңәшләшеп эшли торган була. “Барысы да фронт өчен!” девизы астында эшләгән һәр авыл халкы тракторчы кызны үз итә: “Безнең Хәкимә”, “Данлыклы Хәкимә” дип кенә йөртә.
Җиде ел Иске Кайпан басуларын эшкәрткәннән соң, аны Иске Салдау авылына эшкә җибәрәләр.Трактор ярдәмчесе булып эшләүче Рәис кызның уңганлыгына, чибәрлегенә гашыйк була. 1951 елда алар өйләнешеп, матур гына яшәп китәләр.
Батыр, тырыш Хәкимә кияүгә чыккач та тракторда эшләвен дәвам итә. Парлы тормышта бер-бер артлы алты бала туа. Балалар тәрбияләү белән беррәттән, колхоз эшенә йөри. Тырышлыгы, булганлыгы белән гел алдынгылар рәтендә бара. Яшьли тормыш иптәшен югалтса да, тимер атны да иярләгән хатын тормыш сынауларына баш ими, булдыра алганча тырыша. Балаларын укытып, дөрес тәрбия биреп, олы тормыш юлына аяк бастыра. Балаларының истәлек-хатирәләре белән бүлешкәндә, аларның никадәр туган җанлы булулары, бер-берсенә хөрмәт белән багулары, горурлану хисләре чагыла.
“Тәртиплелек, әдәплелек, тырышлык, үткенлек, әйткән сүздә нык тору һәм куйган максатка ирешү кебек сыйфатларны без күбрәк әни үрнәгендә үзләштердек. Нинди генә эшкә тотынсак та, бер-беребез белән киңәш-табыш итәбез. Әнинең эш-гамәлләрен истә тотабыз, аннан үрнәк алабыз, өлге итеп бала-оныкларыбызга да сөйләп күрсәтәбез. Һәр эштә дә “боевой” иде безнең әни. Чаялыгы да, сүзгә осталыгы да, уңганлыгы, әдәплелеге дә көчле иде. Бер генә нәрсәгә дә битараф булмады, мактана белмәде”, – дип искә ала балалары.
Хәзер трактор йөртә беләсезме, дигән сорауга, ул, бирсәләр, утырам да китәм, дип көлә Хәкимә әби.
Әлеге көндә ул кызы Флүзә тәрбиясендә яши. Флүзә апа хаклы ялга чыкканчы, 27 ел почтальон булып эшли. Шуның 17 елы Бәдрәш почта бүлегендә булса, 10 елы 15 километр ераклыкта урынлашкан Мәмәтәй авылы почта бүлекчәсендә. 27 ел буена бик күп километр юллар үтеп, дөнья, ил, Башкортстан, район яңалыкларын иң беренче булып авылдашларына ирештергән. Фидакарь хезмәте өчен күпсанлы Почет грамоталарына, «Хезмәт ветераны” исеменә лаек ул. Флүзә апага ачы бала кайгысы да кичерергә туры килә. 15 ел элек Нижневартовск шәһәренә кунакка барган җиреннән кызы Гөлфия суга батып вафат була. Шул җәйне тормыш иптәше дә гүр иясе була.
Чәчәк-гөлләргә күмелгән матур йорт-җирдә яшәгән тыл ветераны Хәкимә әби бүген дә ачык зиһенле. Балаларының куанычы, онык-оныкчыкларының горурлыгы булып, тормышның кадерен белеп, дөньяның матурлыгына сокланып яши.
– Тырыштык һәм җиңеп чыктык, – ди батыр йөрәкле тракторчы әби. – Матур тормышта бәхетле картлык кичерәм. Дөньялар имин булсын, илемдә сугыш булмасын, балалар тәүфыйклы, кешелекле, белемле, эшсөяр булып үссен иде.
Зинира ФӘХРИУЛЛИНА.
Читайте нас: