Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
27 октябрь 2020, 17:47

Нурлы да ул, тылсымлы да балачак иле

Ул районыбызның Бүлкайпан авылында билгеле мөгаллимнәр Әкълимә һәм Кадим Шаһиевлар гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисе үрнәгендә бәләкәйдән мәгариф дөньясына тартыла: нәни генә кыз курчакларын, соңрак күрше кыз һәм малайларын тезеп утыртып, «мәктәп» уйный. Ул – укытучы, әнисенең зур түфлиләрен киеп алып, указка тотып, эшлекле кыяфәттә йөрүче мөгаллимә. Балачагының шушы мизгелләрен искә төшергәндә Югары Тәтешленең «Каенкай» балалар бакчасы мөдире Зөһрә Кадим кызы Закирова сабыйларча бер ихласлык белән көлеп ала. Әйе, барлык булмышы, бүгенге һәммә уңышы шушы сабый чактан юл алыр дип кем уйлаган.

Үскәч кем буласың, дигән сорауга һәрчак, укытучы булам, дип җавап биргән кыз һөнәр сайлар вакыт җиткәч тә шушы фикердә кала. «Әлбәттә, бик авыр һәм җаваплы эш, кызым, әмма күңелең белән һәрчак бала булып, яшь булып калачаксың», – дип фатихасын бирә аңа әти-әнисе. Һәм менә ул Оса педагогия училищесын уңышлы тәмамлаган белгеч. Уендагы түгел, ә чын мөгаллимә.
Хезмәт юлын Яңавыл шәһәренең Рәми Гарипов исемендәге гимназиясендә башлаган яшь укытучыга, бер көн килеп, «Балаларны алты яшьтән укыту» тәҗрибәсендә катнашырга тәкъдим итәләр. Ул эшен иркен якты балалар бакчасында алып бара. Дустанә коллектив, самими карашларын сиңа төбәгән сабыйлар. Зөһрә Кадим кызы күңелендә шул чакта яңа омтылыш уяна: «Ул алга таба фәкать мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләячәк». Уйлары Ходайның «Амин» дигәненә туры килгәндер – менә 36 ел инде ул «балачак илендә».
– Язмышым мине туган Тәтешлемә алып кайтты. Үземнең авылдашым Илгиз Радик улына кияүгә чыгып, матур гаилә кордык, ике кызга – Зарина һәм Сөмбелгә – гомер бирдек. Югары белем алып, «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәннән соң, ышанып, мөдир вазыйфасын йөкләделәр. Шушы җаваплы хезмәтне инде 20 ел бар күңелемне салып алып барам. Коллективым белән бик бәхетлемен. Кайчандыр мин тәрбияләгән балалар инде «Каенкай»га үз балаларын йөртә, – ди канәгать елмаеп, Зөһрә Кадим кызы.
Әйе, коллективта бәхетле булу, кул астыңдагылар сиңа зур хөрмәт һәм ихтирам белән багу хезмәтеңә иң зур бәядер ул. Ә хөрмәтле булу өчен аңа лаеклы булу, һәр белгечкә шәхес итеп карый белү мөһим.
«Каенкай» дигәндә үк күз алдына көчле, үз эшен җиренә җиткереп үтәгән, балаларга бар күңел җылысын, белемен биргән коллектив күз алдына баса. Анда эшләп киткән тәрбиячеләргә дә, бүгенге белгечләргә дә хөрмәтнең иң олысы. Рәхмәт аларга! Шунысы да мактауга лаек: бу бердәм тату коллектив районның төрле чараларында актив катнашып, җиңүләр яулап килә. Зөһрә Кадим кызы исә аның нәкъ уртасында – оештыра, иҗат итә, уңышларга алып бара. Балалар дөньясы турындагы мәкаләләре район, республика, русия басмаларында дөнья күреп килә аның. Бер сүз белән әйткәндә, һәр эштә ул үзе үрнәк.
Озак еллар дәвамындагы фидакарь хезмәте өчен РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының, БР Мәгариф министрлыгының, муниципаль район Советының Почет грамоталарына, башка югары бүләкләргә лаек булган бу шәхеснең кыйбласы якты. «Нурлы балачак иле» дип атала ул. Дөрес әйткән әти-әнисе – күңеле белән мәңге балачакта, мәңге яшьлектә Зөһрә Кадим кызы. Хезмәтенә чын күңелдән бирелгәнгә, гаиләсендә кадерле тормыш иптәше, газиз әни, сөекле дәү әни булу бәхетен кичергәнгә шулай ул.
Миләүшә ГӘРӘЕВА.
Читайте нас: