Барлык яңалыклар
Тирәбездә яхшы кешеләр
27 октябрь 2020, 17:31

Пар канатларыгыз сынмасын

Тормыш булгач, төрле чагы була. Компьютер заманында инде чиратлар бетте, дисәк тә, кайчагында бер имза яки бер борчыган сорау өчен көнозын чират торырга туры килә. Менә бүген дә чират. Мондый вакытларда түземсезләр озак утыра алмый, чиратын ташлап чыгып китә. Мин исә акрын гына бер хатынны күзәтәм. Чәчен кыска итеп кистергән бу ханым бик тыныч. Кеше сүзенә ирен чите белән генә елмаеп куя да, күзен керәсе ишеккә төбәп, тынып кала. Янына бер-ике тапкыр ире дә килеп китте. Көтим әле, бәлки килер, диде ул сабыр гына.

Көрәш авылында туып-үскән Гөлшат Рәис кызы белән шулай таныштык. Туган авылы күптән юк инде. Анда үткән балачагы, Акбулатта үткән мәктәп елларын сагынып искә ала ул. 1998 елда авылда ике генә гаилә кала һәм Нәбиуллиннар гаиләсе дә Югары Тәтешлегә күчеп килә.
Гөлшатның балачак хыялы – инглиз теле укытучысы булу. Әмма тиз генә теләгенә ирешә алмый ул. Бюджет урыннарга конкурстан үтми, әти-әнисенә авырлык китермәс өчен түләүле укудан баш тарта һәм, Нефтекама педагогия училищесын тәмамлап, башлангыч сыйныфлар укытучысы дипломын ала. Юллама буенча Сәүкиязга эшкә килгән кызны язмыш булачак тормыш иптәше Фәнил Фәнзәви улы белән кавыштыра. Күпләр сокланырлык гаилә корып, бер-бер артлы дүрт балага гомер бирә алар. Гомерлек сайлаган яр, яраткан хезмәте белән елларның узганы да сизелми. Карасаң, балалар үсеп, читләргә китәр вакыт җиткән. Олы уллары Илсур Симферополь шәһәрендә хәрби бурычын үти. Кызлары Гүзәлия финанс колледженда белем ала. Игез кызлары Әлфия белән Зөлфия дүртенче сыйныфта укый.
Сабыр иткән – морадына ирешкән, ди халык. Игез кызларга бер яшь булгач, Гөлшат Рәис кызы читтән торып Бөре педагогия институтында инглиз телен үзләштерә. Ул арада инде авыл мәктәбендә укучылар кими. Аңа өч ел дәвамында Кальмияр мәктәбенә йөреп укытырга туры килә.
Гаиләдә татулык, бердәмлек булганда авырлыклар сизелми. Ә Фәнил белән Гөлшат бер-берсен күз карашыннан аңлап яши. Фәнил яхшы хуҗа. Ихата тутырып мал карыйлар, бал кортлары тоталар. «Барын да киңәшләшеп башкарабыз. Балаларны укытырга аз акча кирәкми. Шул мал, бал белән җаен табып яшибез», – ди яңа танышым. Тормыш иптәшен яратып, хөрмәт итеп яшәгәне күренеп тора. «Фәнил нәрсәгә тотынса, шуны җиңел генә эшли дә куя. Мич тә чыгара, балта остасы да, район үзәгенә барып, сөт-каймак сатып кайту да аның өстә. Ышанычлы кеше, балаларга төпле акыллы әти, киңәшче ул», – дип мактап алды ул ирен.
Инде берничә ел Яңа Тәтешлегә йөреп эшли Гөлшат Рәис кызы, кызлары да үзе белән бара-кайта. Шунысы кыенрак: балалар түгәрәкләргә йөри алмый. Шуның өчен бию белән мавыккан кызларны әтиләре атнасына ике тапкыр район үзәгенә алып килә. Якын ара түгел-түгелен, әмма балалар өчен җан атып торган Фәнил вакытын таба. Гаиләдә генә түгел, авылдашлары арасында да ихтирамга лаек ул. 2019 елда үзен авыл Советына депутат итеп сайлаганнар. Авыл старостасы вазыйфасы да аңа йөкләтелгән. Иренмәсәң, авылда эш җитәрлек. Җир кешесе туган туфрагыннан көч аладыр ул. Җәмәгать эшләрендә актив булган, күрше-тирә белән дус-тату яшәүче Ульдановлар гаиләсе Сәүкияз авылының йөзек кашы.
Сөйләшеп утырып, вакытның узганы сизелми дә калды. Яңа танышым күңелләрдә җылы хисләр калдырып, йомышларын йомышлап, үз юлы белән китте. Сокланырлык райондашларыбыз күп шул безнең.
Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: