Балачакта аңа иркәлек, әти-әни назы эләкми. Шуңа да ул сүзен: «Биешеваның «Җимеш»ендәгеме, Приставкинның «Ночевала тучка золотая»сындагымы бер бала инде мин», – дип башлады. Әти белән әнисе икесе ике юлдан китеп, бала картые тәрбиясенә кала. Тугыз яшенә кадәр Юрмиязбашта яши. Картые аңа табигатьне аңларга, җиләк-җимеш, үсемлекләрне танырга өйрәтә. Урманда, ялан-кырларда ул үзен иректәге кош баласы сыман тоеп үсә. 1нче сыйныфка әнисе аны үзе эшләгән Боргынбаш мәктәбенә укырга алып китә. Тәүге сабакны кызга Сәвия Атнабаева бирә. Тик кызның гына күңеле кирегә Юрмиязбашка тартыла. Ул шулай янә картые йортына кайта. Картыеннан кала икенче әнисенә әйләнгән укытучысы Әсма Васикованы ул әле дә олы ихтирам белән искә ала. 3нче сыйныфка әтисе белән үги әнисе Югары Тәтешлегә алып киткәч тә, озак тора алмый, чая кыз аннан да кирегә качып кайта. Ә бит Нурисафа апа оныгын 14нче бала итеп тәрбияли. Җиде улын сугышка озаткан олы йөрәкле ана һәркемгә җылысын тигез өләшә.
Бер иртә Эльза төш күреп уяна. Имеш, кара атка утырып, ап-ак шәл бөркәнеп, үги әтисе белән әнисе килеп, аны алып китә. Төше юш килә. Алар чыннан да килеп, Эльзаны тәрбиягә Акбулатка алып китәләр.
8нче сыйныфтан соң урта мәктәпне тәмамларга сигез кыз Аксәет мәктәбенә юллана. Сигезәү китсәләр, мәктәпне берүзе генә тәмамлый. Ял көннәренә кайтканда кырык чакрым араны урман аша берүзе уза.
– Батыр йөрәкле булганбыз да инде. Әри аша чабатаны җилкәгә салып чыгам. Тизрәк булыр, дип, урман аркылы кайтам. Урманга керсәң, тамак та туя. Үги әтием белән әнием какмадылар да, иркәләмәделәр дә. Мине сүзсез генә яшәргә өйрәттеләр. Шулай да башка балалар кебек аякка резин итек алып бирделәр, тәүге тапкыр Елка бәйремен дә Акбулатка баргач күрдем. Бәлки якын кешеләрем тарафыннан назга караганда кырыслыкны күбрәк күргәнмендер, әмма бу минем язмыш. Ничек булса да мин аларга рәхмәтлемен. Мөгаен, шушы сынаулар мине тормыш юлында югалып калмаска өйрәткәндер, – ди Эльза Фәми кызы.
Укытучы һөнәрен үзләштереп, Аксәет егете Илдус Гата улы белән дөнья корып җибәрә алар. Озак еллар мәктәптә вожатый, мәктәптән тыш чаралар оештыручы булып эшли, пропагандачы вазыйфасын да лаеклы башкара. Ә бит Эльза Фәми кызына эш бәхете өеп-өеп бирелә. Аңа тагын да җаваплырак эшләрне, югарырак вазыйфаларны башкарырга туры килә. Әйе, авыл Советы рәисе вазыйфасын да ул намус белән тарта. Гел халык арасында, җәмәгать тормышында кайнау, җыелышларда чыгыш ясау, чараларны оештырып алып бару ансат түгел. Тиктормас ханым, соңыннан, янә мәктәпкә кайткач та, бию түгәрәген җитәкли, этика дәресләре бирә, белемен камилләштереп кайтып, укучы кызларны машина белән сыер саву серләренә төшендерә. Күп, бик күп эшләнгән. Әмма апа бүген үткән юлына борылып карап, киресен дәлилли: «Күп эшләр эшләнми калды шул», – ди. Моны бары халкы өчен янып-көеп яшәгәннәр генә әйтә аладыр.
Бер үк вакытта өч эштә эшләгән (АТСта оператор, киномеханик, радиоузелда диктор), ә соңыннан, хаклы ялга чыкканчы колхозның баш инженеры булган тормыш иптәше Илдус абый белән ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Бүген килеп Эльза апа шаяра катыш: «Мине балалар карады, балалар үстерде», – ди. Бу сүзләрдә дөреслек тә бар: әти-әниләре көне-төне җәмәгать эшендә кайнаганда балалар йортта хуҗа була, барлык эшләрне башкара. Алар инде үзләре хаклы ялда. Икесе табиб, берсе чит телләр укытучысы булып лаеклы хезмәт юлы үткәннәр. Шакировлар килен-кияүләре белән дә горурланып яши. Инде оныклары зүрәтисе белән зүрәниләренең сөенечләре. Алар – инженер-сынаучы, төзүче-проектлаучы, Кореядә тәрҗемәче, косметолог-массажист, булачак юрист. Барысы да кызыл дипломлы белгечләр. Зүрәти-зүрәни өчен балалары, оныклары белән горурланып яшәүдән дә зуррак бәхетнең булуы мөмкин түгел.
Ничек яшәсәң дә тормыш үтә торгандыр ул. Шулай булгач, аны мөмкин кадәр изге эшләр, файдалы гамәлләр белән бизәргә тырышырга кирәк. Эльза апа белән Илдус абый Шакировлар кебек.