Барлык яңалыклар

Тормыш гамен, ямен тоеп

Ир бала илгә терәк, кыз бала өйгә бизәк, ди халык мәкале. Кальтәүдә яшәүче Радмила һәм Илнар Мөбәрәкшиннар бу яклап бик бәхетле: гаиләләрендә ике кыз, бер ул тәрбияләнә.

– Без ике генә бала үстек. Шуңа кечкенәдән, балаларым күп булсын иде, дип тели идем. Алардан башка тормышның ни яме дә, ни гаме, – ди Радмила. Ул Вязовка авылы кызы. Кечкенәдән, хезмәт тәмен белеп үсә, гомер юлдашын да ерактан эзләми. Кальтәү егете Илнар белән матур гаилә корып, Кальтәү авылында төпләнәләр.
Тормыш иптәше дә бик уңган гаиләдә буын ныгыткан. Механизатор булып эшләүче әтисенә ияреп, кечкенәдән техниканы яратып үсә ул. Аны, «Колос» АПКсының иң булдыклы механизаторларының берсе, дип мактап кына телгә алалар. Әлеге көндә ул җиң сызганып урып-җыю эшендә катнаша. Радмила пешекче-кондитерга укыган булса да, эш юк, дип, югалып калмаган – ул Кальтәү почта бүлекчәсендә хат ташучы. Кальтәү һәм Шәрдәк авыллары халкына вакытында гәзит-журналлар тарату аңа йөкләтелгән. Менә 12 ел инде ул үз һөнәрен бик яратып башкара.
Күп балалы яшь гаилә хөкүмәт игътибарыннан читтә калмый. «Йортыбызны төзүдә «Ана капиталы»ның файдасы бик зур булды. Күп балалы гаилә буларак, газ кертүгә 100 мең сумлык сертификатка ия булуыбыз да зур шатлык. Район һәм республика җитәкчеләренә зур рәхмәтлебез», – ди алар.
Мөбәрәкшиннар балаларын да үз үрнәгендә шәфкатьле һәм эшчән итеп тәрбияләргә омтыла. Өлкән кызлары – 9нчы сыйныф укучысы Илнара спорт, җыр белән мавыкса, 2нче сыйныфта укучы Рамина исә җыр-биюне тагын да якынрак күрә. Уллары Ранилгә әле ике генә яшь тулып киткән.
– Киләчәккә булган теләк­ләребез шул: илләр тыныч булып, балалар бәхетле яшәсен, үз юлларын тапсын, – ди яшь гаилә.
Читайте нас: