Алтын куллы Зәки абый Җиһангировны Чургылдыда олысыннан кечесенә кадәр яхшы белә. Чургылдыда гына микән? Аның әтисе кул эшенә оста булган. Тик Зәки абый якын кешесен югалтканда дүрт кенә яшьлек булып кала. Әтисеннән күреп ук юнмасада, сәләте аңа күчә. Үз гомерендә ничә ат арбасы, чанасы эшләгәнен санап бармаса да, ай-һай, күп булуын чамаларга була. Колхозда остаханәдә эшләгән елларында гына түгел, әле дә, тугызынчы дистәсен ваклаганда, ул күңеленә хуш килгән эшеннән туктамый. Авыл тормышын әле дә атсыз күзаллау авыр. Ә халык белә: Зәки абый эшләгән арба-чаналар үзе чыдам, үзе җиңел.
Хезмәт дәверендә ул башка вазыйфаларны да үтәгән: тракторчы, комбайнчы булган, фермада хисапчы, мөдир вазыйфаларын башкарган. Авылда бит әле беркайда да язылмаган, закон белән беркетелмәгән көтү начальнигы, зират старшие дигән вазыйфалар да бар. Тәүгесен ул бик озак еллар тел-теш тидермәслек итеп башкарды: бер генә мал да зыянламады, имгәнмәде, көтү вакытында чыгып, вакытында кайтты. Икенчесен дә ул намус белән башкара.
Тормышын моң-зарга чумдырган, төшенкелеккә бирелгәннәрне бер азга гына Зәки абый кырына җибәрер идем. Аның күтәренке рухына, һәрнәрсәдән яхшылык күреп, яктылыкка омтылуына сокланырлык. Ачык күңелле, ярдәмгә омтылучы кеше үзенә һәрчак тартып тора.
Балаларга 32 ел белем һәм тәрбия биргән тормыш иптәше Рәфыйга апа белән алар матур гомер кичерә. Башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак ул һәр баланың күңеленә керә белде. Урыны белән таләпчән, бераз усал, әмма гадел укытучыбызны без чын күңелдән яраттык.
Тагын Зәки абыйның ат чаналарына әйләнеп кайтыйм әле. Соңгы тапкыр кайчан кар-бураннарны туздырып җигүле атта барган идегез? Ат арбасындагы яңа чапкан печәнгә чумып, басу-кырларны әйләнгәнегез бармы? Җанга тәнгә сихәт биргән гап-гади тормыш рәхәтлекләре бит ул! Ир-егетнең күңелендә җигүле ат ятар, диләр. Ә мин беләм: ир-егетнең генә түгел, ак чәчле бабайның күңелен дә урап узмый ул.